Азнакай шәһәренең 1нче урта мәктәбендә ГТО («Хезмәткә һәм оборонага әзер») комплексы нормативларын кабул итү чарасы узды.
Аның ачылышында районның спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов катнашып, спорт сөючеләргә уңышлар теләде.
Бу көнне физик әзерлекләрен 1–11нче сыйныф укучылары сынап карады. Алар сыгылмалылык, көч һәм чыдамлык таләп иткән күнегүләрне башкардылар.
Укучылар үзләренең яшь төркемнәренә туры килгән нормативларны үтәделәр. Алдынгыларга күкрәк билгеләре кайтачак ,
– ди ГТО нормативларын кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.
Нет комментариев