Азарт һәм җиңүләр
СПОРТ

Азарт һәм җиңүләр

Азнакайда Укытучылар көненә багышланган волейбол ярышлары үтте

Кичә 7нче мәктәп базасында Укытучылар көненә багышланган волейбол турниры узды. Ярышларда дүрт команда катнашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны Азнакай районы хакимияте командасы яулады. Икенче урынга район үзәк сырхауханәсе кызлары чыкты.

Мәгариф идарәсе командасы өченче урынны алды. Турнирда 5 нче мәктәпнең мәктәп волейбол лигасында катнашучы спортчылары да матур уен күрсәтте.


Нет комментариев