Чубар Абдул авылының түбән оч зиратында зур күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды.
Бу хакта авыл китапханәчесе Әлфия Шакирова хәбәр итә.
Адәм баласының соңгы йорты — зират. Зират — авылыбызның йөзе. Димәк, зиратыбыз төзек, матур икән, безнең күңелебез дә тыныч, матур.
Бүген һәрберебезнең каралты-куралары төзек, җитеш, чиста булган кебек, безнең мәңгелек йортыбыз да шулай җыештырылган, чардуганнары матур, коймалары төзек булырга тиеш. Хәзерге вакытта зиратларыбызга игътибар көннән-көн арта бара. Бу елны авылыбызның түбән оч зиратын коймалау буенча бик күләмле эш башкарылды. Зират корыган куаклардан, кипкән үләннәрдән, чаган агачы тамырларыннан арындырылып, яңа койма белән әйләндереп алынды. Бүгенгесе көндә мәңгелек йортыбыз ерактан ук күренеп тора, ямь биреп, авылыбызга нур өстенә нур сибә.
Гомумән итеп әйткәндә, бу изге эшне башлап йөрүче Илгизәр хәзрәтебезгә, мәчет мәхәлләсенә йөрүче өлкәннәребезгә, мөслимә кызларыбызга, олы яшьтәге апа-абыйларыбызга, авылыбыз яшьләренә, техника белән ярдәм күрсәткән авылдашларыбызга — һәрбарчасына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең фидакарьлек, бердәмлек һәм игелекле гамәлләрегез — киләчәк буыннарга күркәм үрнәк булсын иде.
Шушы зиратта һәркемнең вафат булган әти-әнисе, әби-бабасы, туганы, иң якын кешеләре ята. Вафат булганнарның каберләрен карап, төзекләндереп тору — безнең изге бурычыбыз, аларга карата соңгы хөрмәтебез билгесе. Бу зур эш әле ахыргы эш булмас. Киләчәктә дә соңгы йортыбызда өмәләр булып торсын, әрвахларыбыз разый булып, тыныч йокласыннар. Каберлекләрне чиста тоту — ул исәннәрнең бурычы гына түгел, ә рухи пакьлек, нәсел-нәсәпнең, гореф-гадәтләребезнең дәвамчанлыгы билгесе.
Нет комментариев