Өзмик әле чәчәкләрне!
Азнакай урамнарында аллы-гөлле төсләр белән балкып утырган лалә чәчәкләренең сихри ялкыны күңелләргә дә якты нур булып төшә. Бу гүзәллеккә сокланмый узып китү мөмкин түгел! Әле бит быел күбесен Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, ата-бабаларыбыз рухына багышлап утырттылар.
Әнә шул матурлыкка кул сузучыларны күреп җан әрни. Көпә-көндез, Ленин урамында зәңгәр төстәге «Ока»...