Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь кызны машинада көчләгәннән соң ук, шофер авариядә һәлак булган

Юл читендә Асия эшкә булган, акыллы, тәртипле кыз булып үсте. Мәктәптә гел "4"ле, "5" ле билгеләренә генә укымаса да, укытучылары аннан зарланмады. Көләч йөзле, гел елмаеп кына торган Асиягә соңгы классларда мәктәпнең күп егетләре гашыйк булды. Ләкин аның йөрәген күрше авыл егете Ирек яулады. Бер-ике очрашуда ук бер-берсенә күңелләре белән...

Юл читендә

Асия эшкә булган, акыллы, тәртипле кыз булып үсте. Мәктәптә гел "4"ле, "5" ле билгеләренә генә укымаса да, укытучылары аннан зарланмады. Көләч йөзле, гел елмаеп кына торган Асиягә соңгы классларда мәктәпнең күп егетләре гашыйк булды. Ләкин аның йөрәген күрше авыл егете Ирек яулады. Бер-ике очрашуда ук бер-берсенә күңелләре белән якын булуларын тоеп, алар еш күрештеләр. Күктәге мәңгелек йолдызларны санап, кичләрен кошлар сайравын тыңлап, җәй узганы сизелмәде дә.

Көзен Иреккә армиягә чакыру килде. Матур итеп озату кичәләрен уздырып, бер-берсенә вәгъдәләр биреп, ике яшь йөрәк хушлашты. Нәрсә инде ул бер ел, үтә дә китә. Арада ярату тулы хатлар йөрде. Ирек шалтыратып та торды.

Ләкин көтмәгәндә олы бәла килеп чыкты. Көннәрдән бер көнне Асиянең әнисенең кан басымы күтәрелде. Авылның шәфкать туташы килеп, укол кадап китте-китүен, ләкин даими эчә торган даруы медпунктта беткән чак икән. Апалары - эштә. Асия төштән соң гына 10 чакрым ераклыкта булган район үзәгенә чыгып китте. Юлда машина туры килде, барганда җайлы булды.

Ә кайтканда беркем дә очрамады. Ул кибеткә кереп, ашамлыклар да алган авыр сумкасын асып, әкрен генә кайту юлына чыкты. Бу юллардан алар Ирек белән ничәмә-ничә тапкырлар узганнардыр. Уйларына бирелеп, килеп туктаган машинаны да күрми калды. Уртача яшьләрдәге йомшак кына тавышлы бер ир-ат: "Әйдә, үскәнем, кая барасың? Авылга кадәр алып кайтам", - дигәч, кереп утырды шул. Бу кеше күңелендә этлек булыр, дип аны-моны уйламады. Абзый кеше матур гына сөйләшеп барган җирдән машинасын уңга борды. Юлның бер ягында - агачлык, икенче ягында - текә ярлы чокырлар иде.

Асия ялынып-ялварып, елап та карады, ә ир битен беләге белән кысып: "Акырма, алайса үтерәм, кызый!" - дип янады. Кыз әнисенең чирләп ятуын да, армиядән көтеп аласы егете барлыгын кат-кат әйтеп караса да , юкка булды. Карышып маташкан Асиянең башына сугу белән берни белештермичә, утыргычка ауды. Ир ач бүре кебек аңа ташланды.

Күпмедер вакыттан соң, Асия һушына килде. Әкрен генә урыныннан торды, чәчелеп яткан сумкасын тутырды. Күңелендә бу коточкыч хәлдән көчле тетрәнү иде. Нишләргә дә белмәгән, мәсхәрәләнгән кыз бала бер ара олы юлга карап торды. Аңа хәзер кая барырга? Әллә шушы упкын кебек күренгән текә ярдан ташланыргамы?

Ә үзенең кабәхәт эшен эшләгән ир , кызны машинадан этеп төшерде дә, әйберләрен җиргә атты. Теләгенә ирешүенә бик канәгать булып, музыкасын кычкыртып куеп , тизлекне генә арттырган иде, бер якта тирән чокыр булуын искәрми калды. Рульне кинәт бору белән машина тигезлеген югалтып, чокырга тәгәрәде. Бер-ике әйләнеп, капланды. Тонык кына шартлау тавышы ишетелде.

Юл кырында басып торган Асия шул якка карады. Нәрсә булыр бу? Ул бераз уйланып торгач, тавыш килгән җиргә таба китте. Текә тау астында нәрсәдер төтенләп яна иде. Ныклабрак караса, зәңгәр машина икән. Аннан акыра-бакыра берәү үрмәләп чыгып, үлән өстенә ауды. Аның алга таба барырлык хәле юк, киемнәренә ут капкан иде. Шулай да яшь кызның күзләре үткер. Ул үзен утыртып алып киткән теге бәндәне таныды. Ярдәм сорап кычкырганда, абзый яр башында торган кызны күреп алды. Ләкин бу аның соңгы тапкыр башын күтәреп каравы булды. Кызга әлеге хәлләрне карап тору бик авыр иде. Үзенә әшәкелек эшләгән бу адәмне ул хәтта җәлләп куйды. Аннан үз юлына борылды. Бераз баргач, тагын артына борылып карады. Юл читендә инде берничә машина килеп туктаган, ике ир аска таба йөгерә иде.

Асиянең күзеннән бер туктамый яшь ага. Бөтен тәне сызлый, калтырый. Ул хәзер кемгә кирәк? Әнисенә, Иреккә бу хәлләрне ничек аңлатырга? Ертылган күлмәк итәген тотып, барды да барды ул. Инде караңгы төшеп килә, кайтып җитәргә кирәк. Ә алда ниләр булыр, моны беркем дә белми.

Фирая ИСЛАМОВА, (Бәян).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшь кызны машинада көчләгәннән соң ук, шофер авариядә һәлак булган