Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь гомерләр ята җир куенында...

...Аның күзләре генә утырып калган ап-ак йөзе, җил искәнгә дә авып китәр төсле тоелган чандыр гәүдәсе әле дә күз алдымда. Май аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелгән СПИДтан үлгәннәрне искә алу көнендә, бер генә елны да Рәмиләне (исемен үзгәрттем, билгеле) хәтеремдә яңартмый калганым юк. Тормышының чәчәк аткан мәлендә, яшәү рәхәтен, гаилә...

...Аның күзләре генә утырып калган ап-ак йөзе, җил искәнгә дә авып китәр төсле тоелган чандыр гәүдәсе әле дә күз алдымда. Май аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелгән СПИДтан үлгәннәрне искә алу көнендә, бер генә елны да Рәмиләне (исемен үзгәрттем, билгеле) хәтеремдә яңартмый калганым юк. Тормышының чәчәк аткан мәлендә, яшәү рәхәтен, гаилә корып, бала бәхетен дә тоя алмыйча, бик иртәли җир куенына кереп ятты шул. Әлеге дә шул ләгънәт төшкән наркотиклар аркасында. Ипле, тату гаиләдә яхшы тәрбия алып үскән кыз иде бит, югыйсә. Дусларны да сайлый белсәң генә шул... Кызларының яман гадәткә баш сабуы хәбәреннән гаҗиз калган әти-әни, ул СПИД белән авырый башлагач, аны дәвалау өчен ничек кенә тырышмады, гомер буе җыйган мал-мөлкәтен да җәлләмәде. Күз алларында сүнеп, авыртулардан җәфа чигеп, газапланып үлде кыз. Бала кайгысыннан бетеренгән әти-әнисенә бер генә юл - каберенә сукмак кына калдырып, мәңгелеккә китеп барды...

Бу көнне шулай якыннары, танышларын искә алучылар бардыр. Бер яктан җәлләсәң, икенче яктан, үзләре сайлаган язмыш, дип ачу-үпкә дә туып ала. Хәер, аннан беребез дә хали түгел шул, Ходай язмасын, күрергә салмасын, дияргә генә кала.

Район үзәк сырхауханәсенең эпидемиология бүлеге мөдире Светлана Ибраһимова белән шушы мәсьәлә буенча әңгәмә корып алдык.

-1997 елдан башлап Азнакай районында ВИЧ-инфекциянең 206 очрагы теркәлде, - диде ул. - Иң аянычы - 7се авыру аналардан туган балалар. 2 ВИЧ-инфекцияле инде 60 яшьтән узган кешеләр. 15-20 еллар элек бу авыру нигездә наркомания белән бәйле булып, яшьләр проблемасы иде, хәзер ул 40тан узганнарда, күбрәк җенси юл белән күчә. Сүз дә юк, наркомания әле дә булса СПИД белән янәшә. Авыру аналардан балаларга кан, сөт белән йога. Вирус шулай ук чит кеше кырынгычыннан файдаланганда, шприц аша, татуировкалар ясатканда да эләгергә мөмкин.

Менә шулай, җәмәгать, саклану, игътибарлы, аңлы булу кирәк шул. Ә инде вирус эләктерүгә шиге булганнарга табиб эш көннәрендә 7.00-16.00 сәгатьләрдә район үзәк поликлинасының инфекция авырулары кабинетында аноним тест үтәргә киңәш итә.

Сүз уңаеннан, быелның 1 гыйнварына Россиядә 907 607 ВИЧ-инфекцияле теркәлгән. Татарстанда 1 майга бу сан 18 672 тәшкил итә.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшь гомерләр ята җир куенында...