Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янгын сагында торучы ялкынлы кыз

Безнең "дәү әни"ебез Унсигез яшендә үк янгын частенә эшкә килеп, шушы игелекле хезмәткә 25 ел гомерен багышлаган Татьяна Сушкованы без яратып һәм үз итеп "Безнең дәү әни" дип атыйбыз. Юк, төс-кыяфәте белән дә, яше белән дә аңа бер дә "дәү әни" диярлек түгел. Күзлек астыннан сирпелүче нурлы күзләре, әбиләребезгә хас...

Безнең "дәү әни"ебез

Унсигез яшендә үк янгын частенә эшкә килеп, шушы игелекле хезмәткә 25 ел гомерен багышлаган Татьяна Сушкованы без яратып һәм үз итеп "Безнең дәү әни" дип атыйбыз. Юк, төс-кыяфәте белән дә, яше белән дә аңа бер дә "дәү әни" диярлек түгел. Күзлек астыннан сирпелүче нурлы күзләре, әбиләребезгә хас булганча гади, шәфкатьле, игелекле һәм ярдәмчел булганы һәм озак еллар эшләве өчен шундый исем бирелгәндер аңа. Баштан ул диспетчер, аннан 25 ел янгын инспекторы булып эшли. Яшь буынга үзенең киңәшләрен биреп, олы тәҗрибәсен уртаклашып, остаз булып торуы белән дә ул "дәү әни" исемен тулысынча аклый.

Погонлы хезмәт

Хәрби киемдә хезмәт итү Таняның балачак хыялы булмый. Шуклыгы һәм шаянлыгы белән кызлар гына түгел, малайлар арасында да һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. "Мин кечкенәдән үк үз сүземне бирми торган, бик тере кыз идем", - дип сөйли Татьяна Александровна. Классташ егете Володя Гусаровның янгын-техник училищесына укырга киткәнен белгәч, Таня да : "Мин кемнән ким, мин дә булдыра алам", - дип янгын сүндерү бүлегенә гариза яза. Дежур каравыл бүлеге командиры булып хезмәт итүче әтисе Александр Прокопьевич янгын частендә үз кызын күреп шакката. Эшнең нидә икәнлеген белеп алгач, кулын гына селти: "Шикәр белән бал түгел бу сиңа. Ачысын соңрак татырсың әле", - дип уйлап куя.

Һәрбер диспетчерлык хезмәткәренә хас булганча Татьяна Сушкованың да төрле хәлләр алдында каушап калган чаклары күп була. Бервакыт ялгыз яшәүче әби шалтыратып, өенә төтен исе керүен, ә үзе чыга алмавын әйтеп, елап җибәрә. Янгын сүндерүчеләр ярдәмгә ашыкканда ул өлкән яшьтәге апаны көченнән килгәнчә юатырга тырыша. "Әби, әбекәй! Елама, хәзер ярдәм итәрләр", - ди үзе дә күз яшьләре аша.

Бәлки шушы очрак аның язмышына үзгәрешләр керткәндер дә. Бер урында гына утырып торасы килми аның. Кешеләр янына барасы, алар белән аралашып, ярдәм итәсе килә. Җитәкчегә инспектор булырга теләве турында әйтә. Әмма янгын часте начальнигы: "Бездә таләпләр каты. Медицина комиссиясен үтә алмассың", - ди. Тик Таня артка чигенә торганнардан түгел. Барыбер үз дигәненә ирешә. Шулай итеп, янгын профилактикасы кече инспекторы - Сушкова барлыкка килә.

Эшенең беренче көннәреннән үк аңарга куркыныч һәм авыр тармакларның берсе саналган "Актүбәнефть" идарәсенең Павловка резервуар паркында профилактик чаралар уздыруны йөклиләр. Җитез һәм акыллы кыз әлеге эшнең серләренә бик тиз төшенә. Тик менә яшь егетләрнең үтәли карашы, игътибары һәм комплиментларына ияләшүе генә авыррак була. Шулай берчак ул янгын куркынычсызлыгы кагыйдәсен бозган эретеп ябыштыручы егеткә административ беркетмә төзи. Икенче көнне егет кызның эш бүлмәсенә ыспай костюм-чалбардан, галстуклар тагып, зур чәчәк бәйләме тотып килеп керә. Бер күрүдә гашыйк булган егет кызны очрашуга чакыра. Әмма кызның йөрәген яулаган булалар инде. Телдән генә кисәтү ясый да, егетне кире бора.

Кара алтын сагында

Татьянаның әтисе чыннан да хаклы була. Янгын сагы хезмәткәренең эше бер дә "баллы" түгел. Татьянаның эше тагы да катлаулырак, чөнки ул янгын куркынычы аеруча зур булган нефть объектлары өчен җаваплы. Авария була калса, иң беренче аннан сораячаклар: кайда булдың, бу хәлгә ник юл куйдың? "Озак еллар эшләү дәверендә төрле очраклар булды, - дип искә ала Татьяна. - Әмма минем өчен иң мөһиме - Кеше язмышы иде. Минем эшемдә кешеләр белән уртак тел таба белү дә зур әһәмияткә ия". Билгеле, кайчагында тискәре, кагыйдәләргә буйсынырга теләмәүчеләр белән дә очрашырга туры килә аңа. Әмма үз эшен биш бармагы кебек белгән, тәҗрибәле белгеч аларның күңеленә дә ачкыч таба, бәхәскә урын калдырмый. Ышанычлы, кыю һәм тәвәккәл булганына күрә аңа җитәкчеләр дә, гади эшчеләр дә хөрмәт белән дәшәләр. Үз кул астында булган цехларны ул һәрчак идеаль тәртиптә тота белә. Инженер-техник персонал нинди дә булса катлаулы эш башкарыр алдыннан аның белән киңәшмичә калмый.

Әби

Гаҗәеп кеше белән аралашу сәләтен Татьяна Александровна күрәмсең, журналист һөнәрен сайлап, ярты галәмне әйләнеп кайткан кече кызына биргәндер. Хәзерге көндә ул ике оныгының яраткан әбисе. Бар күңел җылысын оныкларына бирә. Янгын сагы хезмәткәрләре династиясе дәвам итә. Дәү әнисе һәм дәү әтисенең һөнәрен киләчәктә өлкән оныклары дәвам итәр, ахры.

Александр Никулин,

24нче янгын часте начальнигы урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын сагында торучы ялкынлы кыз