Якуб Әхмәтшин: “Мәскәү хәтерләрне яңартты...”
Ул чор балаларына туу белән рәсмиләштерү кәгазе бирелмәгәч, балигъ булгач та "метрикәсез", ягъни документсыз йөргән алар. 1943 елда хәрби хезмәткә алынган Якуб Әхмәтшин да үзенең ничәнче елда туганлыгын анык кына белә алмый китеп бара. Мәскәү аша Ерак Көнчыгышка киткәндә башкаланы күрәбез, дип куанган яшь солдатларга аны читтән генә карап үтү...
Ул чор балаларына туу белән рәсмиләштерү кәгазе бирелмәгәч, балигъ булгач та "метрикәсез", ягъни документсыз йөргән алар. 1943 елда хәрби хезмәткә алынган Якуб Әхмәтшин да үзенең ничәнче елда туганлыгын анык кына белә алмый китеп бара. Мәскәү аша Ерак Көнчыгышка киткәндә башкаланы күрәбез, дип куанган яшь солдатларга аны читтән генә карап үтү бәхете тия. Дөрес, хәрби өйрәнүләр үткәннән соң, башкала тирәсенә кайтып, анда барган хәрәкәтләрдә бераз катнашырга туры килә, ике тапкыр яралана. Шунда "Хәрби хезмәтләре өчен" медаленә лаек була. Аннары инде хәрби элемтәче Балтыйк буе республикалары аша Көнчыгыш Пруссиягә барып чыга һәм тагын кабаттан Ерак Көнчыгышка озатыла. 1950 елда гына туган ягына әйләнеп кайту насыйп була аңа.
Авыл Советында эшли башлагач та паспорт алу бәхете тиз генә тәтеми. Бөгелмәгә комбайнчылар әзерләү курсларына җибәрелеп, аннан соң хәрби комиссариат юлламасы белән Польшага киткәндә, ниһаять, кулына паспорт ала. Анда туган елы 1924 ел дип языла. 4 елы хәрби частьта үтә. Аннан кайткач инде Актүбәдә 2нче нефть промыселына эшкә урнаша да гомере буена, ягъни лаеклы ялга чыкканчы беркая китми, шунда эретеп ябыштыручы булып эшли.
Язганда гына кыска, ә шушы еллар эчендә ниләр генә кичерергә туры килмәгән! Җитмеш ел үткәч кабаттан Мәскәүгә - бу юлы инде ветеран буларак Җиңү бәйрәме тантанасына чакырылгач, хәтер дигәнең аны кабаттан әнә шул вакыйгалар эчендә йөртә. Аларны, "Татнефть" җәмгыятенең 45 сугыш ветеранын, узган ел Россия Федерациясенең Энергетика министры А.Н.Новак очрашуга җыйган иде. Якуб ага бу очрашудан онытылмас тәэсирләр белән кайтты. Кайчандыр "теплушка"да берничә тәүлекләр үтелгән юлны җылы, уңайлы вагонда барып, сизми дә калды алар. Министрның ветераннарга күрсәткән хөрмәте, изге теләкләре дә күңелләренә хуш килде. Һәлак булган солдатлар истәлегенә чәчәкләр куеп, башкалада Бөек Ватан сугышы Үзәк музеена сәяхәт кылдылар, тантаналы чаралар Манеж мәйданында, Лужники концерт залында, иртәгәсен инде башкала урамнарына сәяхәт белән дәвам итте. Чараларның берсендә Азнакай ветераны Якуб Әхмәтшин татар һәм рус телләрендә җырлар да башкара әле, аңа башкалар да кушылып, яшьлек җырларын күтәреп алалар. Кызыл Мәйданда Җиңү Парадын карау бәхете дә тиде аңа. Күкрәген орден-медальләр бизәгән түбәтәйле татар карты телеоператорлар кадрларына да эләгеп, аны бөтен дөнья күрде.
-Оҗмахта булып кайткандай хис иттем үземне, - дип искә ала сугыш һәм хезмәт ветераны Якуб Әхмәтшин башкаладагы узган елгы Җиңү бәйрәмен. - 91 яшемдә миңа шундый бәхет тудырган һәммәсенә бик рәхмәтлемен. Дөньялар имин булсын, башка сугыш афәтләрен күрергә салмасын!
Лиза Нурлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев