Ләйсән Гыймаева тирән кайгысы белән Инстаграм аша уртаклашты. Җырчының әтисе вафат булган.
«Әти!! Әтиееееем..... Китте.... Авыр....Хушлашу буген туган ягы Мөслим районы Олы Чакмак авылында....», – дип хәбәр итә Ләйсән.
Гыймаев Радик Гобәй улы Мөслим, Алабуга районнарында авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган шәхес. Танылган эстрада йолдызы - Ләйсән Гыймаева тамырлары белән Чалпы авылыннан.
Азнакай халкы, «Маяк» редакциясе якташыбыз Ләйсән Гыймаева гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаша, аңа сабырлык телибез.
Нет комментариев