Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа технологияләр куллану – заман таләбе

Заманча технологияләр тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә. Шунсыз мөмкин дә түгел: алар эшне күпкә җиңеләйтә, мәгълүмат туплау, саклау, тапшыруда иң ышанычлы, тиз башкарыла торган алым булып тора. Суд системасында аларны практикага кертү процесста катнашучыларга, судьяларга шулай ук күп кенә проблемаларны хәл итү уңайлылыгы тудыра. Соңгы вакытта суд эшчәнлегендә кулланылган мәгълүмати...

Заманча технологияләр тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә. Шунсыз мөмкин дә түгел: алар эшне күпкә җиңеләйтә, мәгълүмат туплау, саклау, тапшыруда иң ышанычлы, тиз башкарыла торган алым булып тора. Суд системасында аларны практикага кертү процесста катнашучыларга, судьяларга шулай ук күп кенә проблемаларны хәл итү уңайлылыгы тудыра.

Соңгы вакытта суд эшчәнлегендә кулланылган мәгълүмати һәм коммуникацияле технологияләрдән видеоконференция элемтәсе аеруча отышлы санала. Ул моннан ун еллап элек кулланышка кертелде. Аның "пионерлары" гомумюрисдикция судлары булды. Хәзерге вакытта видеоконференция элемтәсе гражданлык һәм җинаять эшләрен караганда файдаланыла.
Быелның 15 сентябреннән Россия Федерациясенең административ суд производствосы Кодексы гамәлгә кертелә. Анда административ эшләрне караганда әлеге элемтәдән файдалану тәртибе билгеләнгән. Бу алым киләчәктә вакытны янга калдыру гына түгел, ә административ тоткарланучыларны суд утырышларына китерү белән бәйле күп кенә чыгымнарны да киметүне, судьяларны, процесста катнашучыларның иминлеген саклауны, шулай ук хокук бозучыларның качуына юл куймауны, аларның йогышлы авырулы булганнарыннан саклануны да тәэмин итә.
Узган елның 18 сентябрендә Азнакай җәмгыяви судьяларының суд участогында административ хокук бозу турындагы эш беренче тапкыр видеоконференция элемтәсеннән файдаланып үткәрелде. Суд процессы ачык иде, анда Татарстан юстиция министры Л.Глухова, Югары Суд рәисенең административ эшләр буенча урынбасары Р.Гафаров, Азнакай муниципаль район башлыгы М.Шәйдуллин, шәһәр суды рәисе Й.Сәхапов та катнаштылар.
Суд участогына кергән административ хокук бозу турындагы эш документларында полиция бүлегендә сак астына алынган хокук бозучыдан судта эшне видеоконференция элемтәсе кулланып карауга язмача рөхсәте булып, ул шулай каралды да. Суд утырышы билгеләнгән тәртиптә, гадәттәгечә барды, җәмгыяви судья нинди эш, кемгә карата каралуы, аның хокуклары һәм бурычлары хакында аңлатты, эш буенча өстәмә мәгълүматлар булу-булмавы турында сорады. Административ хокук бозу турындагы беркетмә укылганнан соң, хокук тәртибе бозган физик зат үз аңлатмаларын бирде, аны мониторга карап тыңладылар. Эшне карау нәтиҗәләре буенча җәмгыяви судья хокук бозучыга карата арест рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарды һәм аны җәза бирелүчегә тапшыру өчен кичекмәстән полиция бүлегенә юллады. Видеоконференция режимында каралган эш турында суд утырышы секретаре беркетмә төзеп, аны җәмгыяви судья имзалады.
Әнә шулай видеоконференция элемтәсен кулланып, узган елның 18 сентябреннән быелның 27 мартына кадәрге чорда Азнакай районы җәмгыяви судьялары административ хокук бозу турында 71 эш карадылар.
Суд практикасы мондый төр элемтә алымын куллануның отышлы, нәтиҗәле булуын күрсәтте. Әлеге технология яшәргә һәм алга таба да административ эшләрне караганда актив файдаланылырга тиеш. Видеоконференция элемтәсе дә, кайда булуга карамастан, закон һәм суд алдында тигезлек принцибын тәэмин итү мөмкинлеге бирә.


Сания Ибраһимова,

1нче суд участогы җәмгыяви судьясы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа технологияләр куллану – заман таләбе