Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәвәһирә Латыйфуллинаны туган көне белән котлыйлар

9 ноябрь көнне яраткан тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Латыйфуллина Җәвәһирә Мөхлисулла кызы гомер бәйрәмен - туган көнен билгеләп үтә. Районыбызның иң матур табигать кочагында урнашкан Октябрь Бүләк авылында дөньяга аваз салуың Бөек Октябрь революциясенең 30 еллыгына туры килгән. Шуңа да, мөгаен, бик көчле рухлы, кыю, ярдәмчел, төпле, белемле итеп яратылгансыңдыр....

9 ноябрь көнне яраткан тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Латыйфуллина Җәвәһирә Мөхлисулла кызы гомер бәйрәмен - туган көнен билгеләп үтә.

Районыбызның иң матур табигать кочагында урнашкан Октябрь Бүләк авылында дөньяга аваз салуың Бөек Октябрь революциясенең 30 еллыгына туры килгән. Шуңа да, мөгаен, бик көчле рухлы, кыю, ярдәмчел, төпле, белемле итеп яратылгансыңдыр.

Безнең өчен синнән дә кадерлерәк кеше юк ул! Иң изгеләрнең, иң бөекләрнең, иң сөйкемлеләрнең берсе булып үскәнсең. Иң баһадир, иң сабыр, иң батыр, ихтирамлы булган бер егетне - әтиебезне үзеңә яр иткәнсең. Һәм менә шундый матур парлардан без дөньяга килгәнбез. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, безгә дә үзегездә булган барлык матур сыйфатларны биргәнсез.

Бүгенге көндә тормышта үз урыныбызны таба алганбыз икән, бу, әлбәттә, безнең генә түгел, ә сезнең дә уңышыгыз. Әби-бабайлар да бик рәхмәтле булдылар үзеңә!

Инде үзебез әти-әни булгач та, тормышларыбызны коргач та, туган өебез һаман үзенә тарта, чөнки анда сез бар. Без бу өйгә тормышның авыр мәшәкатьләреннән беразга гына булса да арыныр, вакытлыча гына булса да балачагыбызга кире әйләнеп кайтыр өчен җыелабыз. Нинди генә эшкә алынсак та, аны үзебезне генә түгел, сезне дә ким-хур итмәслек итеп башкарып чыгарга тырышабыз, чөнки моңа үзегез өйрәттегез.

Кеше арасында ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстердегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдегез, гадел булырга өндәдегез. Без моның өчен, әнкәй, әткәй, сезгә бурычлы. Бу изгелекне яхшы гамәлләребез, игътибар һәм ярдәмебез белән кире кайтарырга бурычлыбыз.

Сөекле әниебез! Сине чын күңелебездән якынлашып килүче юбилеең белән котлыйбыз! Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа! Озын гомер, тән сихәтлеге, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә-сүрелмичә, әтиебезгә, балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез.

Тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җәвәһирә Латыйфуллинаны туган көне белән котлыйлар