Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветераннар советының азнакайлыларга мөрәҗәгате

Районыбызда урып-җыю эшләре башланды. Корылык булуга да карамастан, башка районнар белән чагыштырганда, Азнакайда бөртекле һәм кузаклы культуралардан яхшы гына уңыш үстерелде. Бигрәк тә уҗым культуралары мул уңыш вәгъдә итә. Игенкәйләрне үзвакытында, сыйфатлы итеп җыйнап алу - иң төп бурычларыбызның берсе. Бүгенге көндә терлек азыгы хәзерләү, халыкка терлек асрау өчен печән...

Районыбызда урып-җыю эшләре башланды. Корылык булуга да карамастан, башка районнар белән чагыштырганда, Азнакайда бөртекле һәм кузаклы культуралардан яхшы гына уңыш үстерелде.

Бигрәк тә уҗым культуралары мул уңыш вәгъдә итә. Игенкәйләрне үзвакытында, сыйфатлы итеп җыйнап алу - иң төп бурычларыбызның берсе.

Бүгенге көндә терлек азыгы хәзерләү, халыкка терлек асрау өчен печән бирү дә оешкан төстә бара. Һәр баш шартлы терлеккә 17 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: безнең район терлек азыгы хәзерләү буенча республика күләмендә икенче урында бара. Мул итеп явып үткән яңгырлардан соң кукуруз, судан үләне, бәрәңге һәм башка культуралар күзләрне иркәли. Азнакайлылар тәҗрибәсе сыйфатлы ит-сөт җитештерергә, малларның санын арттырырга мөмкинлек бирә.

Билгеле булганча, авылда эшче кулларга кытлык. Шуңа күрә район һәм шәһәр ветераннар советы хезмәт ветераннарын, мәктәп укучыларын, төп эштән азат булган барлык кешеләрне урып-җыю һәм башка авыл хуҗалыгы эшләрендә актив катнашырга чакыра.

Икмәк - ул төп байлыгыбыз, районның иминлеге, табыннар муллыгы аны вакытында җыеп алуга бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветераннар советының азнакайлыларга мөрәҗәгате