«Вакыт безне сайлады»
ҖӘМГЫЯТЬ

«Вакыт безне сайлады»

Илебезнең үткән тормышында мәңге онытылмаслык, йөрәкләргә кан белән язылган вакыйгалар байтак. Шуларның берсе - Әфганстандагы гаделсез сугыш. Бу сугыш беткәнгә инде 30 ел вакыт узды.  Әмма аның хатирәләре, газиз аналарның тау-таш араларында башын салган батыр балалары беркайчан да онытылмас.

13 февраль көнне шәһәребезнең үзәк район китапханәсендә  үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан 4 нче мәктәпнең 7 нче класс укучылары катнашында батырлык сәгате үтте. Әлеге чарада тау-таш араларында сугышны үз күзләре белән күреп кайткан элеккеге солдатлар – Альберт Зарипов, Радик Шәйхвәлиев  укучыларга сугышның тетрәндергеч мизгелләре, якын дусларын югалтулары, әфган халкының безнең сугышчыларга мөнәсәбәте турында сөйләделәр, сорауларга эчтәлекле итеп җавап бирделәр.

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев