Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Узган атнада Азнакайда мошенниклар кулыннан алты кеше каза күргән

Социаль мошенниклар кармагына эләгүдән сакланырга әкренләп өйрәнеп килсәк тә, арабызда әле һаман да беркатлылар, кеше ышандырырлык итеп сөйләгән сүзләргә ышанып, шомафиларның кулларына акча тоттыручылар табыла тора. Мошенниклар да кешене төп башына утыртуның яңадан-яңа ысулларын уйлап таба, кемнеңдер бөртекләп җыйган пенсиясен яки тир түгеп тапкан хезмәт хакын тиз генә үз кесәсенә...

Социаль мошенниклар кармагына эләгүдән сакланырга әкренләп өйрәнеп килсәк тә, арабызда әле һаман да беркатлылар, кеше ышандырырлык итеп сөйләгән сүзләргә ышанып, шомафиларның кулларына акча тоттыручылар табыла тора. Мошенниклар да кешене төп башына утыртуның яңадан-яңа ысулларын уйлап таба, кемнеңдер бөртекләп җыйган пенсиясен яки тир түгеп тапкан хезмәт хакын тиз генә үз кесәсенә салып, яңа корбаннар эзләвен дәвам итә.
Узган атнада гына да Азнакайда мошенниклар кулыннан алты кеше каза күргән.
20 апрель көнне 77 яшьлек актүбәленең йорт телефонына шалтыраталар, улының юлда кеше бәрдерүен әйтеп, әлеге мәсьәләне тиз арада хәл итү өчен 70 мең сум күләмендә акча таләп итәләр. Мондый кайгылы хәбәрдән коелып төшкән ана, аны-моны уйлап тормый, акчаны бирергә ризалаша: баланы коткарырга кирәк! Ярты сәгатьтән аның йортына билгесез кыз килә һәм зур күләмдәге акчаны алып юкка чыга.
Икенче каза күрүче Г.га да намуссыз бәндәләр югарыда әйтеп үтелгән җан әрнеткеч "әкият"не бәян итәләр. Нәтиҗәдә, 86 яшьлек актүбәле кырыгалдарларга 5500 сум акча тоттырып чыгара.
- Мошенниклар кешеләрне ышандырыр өчен нинди генә ысуллар кулланмый: алар хәтта телефоннан сөйләшкәндә елап та җибәрәләр. Бүген барлык кибетләргә, түләү терминаллары кырына мошенниклар кармагына эләгүне кисәтү буенча белешмәләр эленгән. Ләкин кайберәүләр аны укып та тормый. Укысалар, киңәшләргә колак салсалар, алар шул ук терминаллар аша кырыгалдарларга акча күчермәс иде. Шалтыратуларга ышанмаучылар да бар, ләкин акчасыз калучылар күбрәк, - ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров.
Менә шулай, җәмәгать, шома теллеләргә ышану нәтиҗәсендә без тиенләп җыйган акчалардан бер мизгел эчендә колак кагабыз. Игътибарлылык һәм саклык - мошенникларга эләкми калуның төп коралы икәнне истән чыгармасак иде. Шикле очракларга юлыкканда исә кичекмәстән, "02" яки 7-30-87 телефон номерлары буенча полиция бүлегенә шалтыратыгыз.
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Узган атнада Азнакайда мошенниклар кулыннан алты кеше каза күргән