Республикабызның Мамадыш районынында өч йөк машинасы бәрелгән, дип хәбәр итә җирле матбугат чаралары. «Урал» тягачы шоферы тукталышта туктап, йокларга яткан. Күпмедер вакыт узгач, ул өши башлаган һәм машинасын кабызган. Бу мизгелдә йөк машинасы кузгалып, аның алдында торган "МАЗ" йөк машинасына бәрелгән. "МАЗ" үз чиратында юл кырыенда торган DAF йөк машинасын...
Республикабызның Мамадыш районынында өч йөк машинасы бәрелгән, дип хәбәр итә җирле матбугат чаралары.
«Урал» тягачы шоферы тукталышта туктап, йокларга яткан. Күпмедер вакыт узгач, ул өши башлаган һәм машинасын кабызган. Бу мизгелдә йөк машинасы кузгалып, аның алдында торган "МАЗ" йөк машинасына бәрелгән.
"МАЗ" үз чиратында юл кырыенда торган DAF йөк машинасын бәргән.
Әлеге авариядә кешеләр зыян күрмәгән.
Фото http://tatar-inform.tatar/news/2016/10/18/128130/
Нет комментариев