Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучыбыз фикере. Азнакай паркларында хисләр яңара

Шәһәребезнең елдан-ел гына түгел, көннән-көн ямьләнә баруына күңел сөенә, урамнарга чыксаң, бу хозурлыкка карап күз туймый. Әле кайчан гына шәһәребездә нибары бер генә парк иде, бөтен бәйрәм шунда оештырылып, кайчак халык сыймалы булмый, күңел ачудан мәхрүм булып, читтән генә карап торган чаклар да бар иде. Ә хәзер, Аллага шөкер, шәһәребезнең...

Шәһәребезнең елдан-ел гына түгел, көннән-көн ямьләнә баруына күңел сөенә, урамнарга чыксаң, бу хозурлыкка карап күз туймый. Әле кайчан гына шәһәребездә нибары бер генә парк иде, бөтен бәйрәм шунда оештырылып, кайчак халык сыймалы булмый, күңел ачудан мәхрүм булып, читтән генә карап торган чаклар да бар иде. Ә хәзер, Аллага шөкер, шәһәребезнең бөтен почмагында да парклар: Җиңү паркы, Гаилә паркы, Яшьләр паркы, Шәфкатьлелек паркы, Ишкәев исемендәге парк... Һәркайсы исеменә җисеме туры китереп эшләнгән. 40 ел бергә яшәгән җәмәгатем белән кичләрен менә шул паркларда йөреп кайтырга чыгабыз. Җиңү паркында илебез, туган җиребез белән горурлану хисләре туса, Яшьләр паркы үткәннәргә, яшь чакларга алып кайта, балалар паркында сабыйларның мавыгып уйнавына сокланасың... Менә шундый хис-кичерешләр уяткан бу хозурлыкны тудырган төзүчеләребез хезмәтенә ничек рәхмәтләр әйтмисең?! Һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, матурлык тудыручы азнакайлыларга иң изге теләкләрне ирештерәсе килә: иминлектә, бәрәкәттә, рәхәт яшәгез!

Газинур Сәгыйтов, укытучы-пенсионер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укучыбыз фикере. Азнакай паркларында хисләр яңара