Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туйганчы йоклагыз

Йокы - кешегә яшәр өчен кирәкле иң мөһим шарт. Аны бер нәрсә белән дә алыштырып булмый. Дөрес, сез аны беркадәргә кичектереп тора, азрак йоклый аласыз, ләкин соңыннан моның нәтиҗәсе эшкә сәләтнең кимүе, психик эшчәнлекнең йомшавы белән бетәчәк. Йокы режимы аннары да бозылса, ару хәлсезлеккә әйләнәчәк, һәртөрле авырулар ябышачак. Төрле яшьтә...

Йокы - кешегә яшәр өчен кирәкле иң мөһим шарт. Аны бер нәрсә белән дә алыштырып булмый. Дөрес, сез аны беркадәргә кичектереп тора, азрак йоклый аласыз, ләкин соңыннан моның нәтиҗәсе эшкә сәләтнең кимүе, психик эшчәнлекнең йомшавы белән бетәчәк. Йокы режимы аннары да бозылса, ару хәлсезлеккә әйләнәчәк, һәртөрле авырулар ябышачак.
Төрле яшьтә йокы ихтыяҗы төрлечә була. Бер яшьлек бала тәүлегенә чама белән 18 сәгать, дүрт яшьлеге - 12-14, ә мәктәп яшендәгесе 10-12 сәгать йоклый. Олы кешегә 7-8 сәгать, ә картларга 6-7 сәгать тә җитә. Ләкин үзеңне яхшы хис итү өчен йокының никадәр дәвам итүе генә түгел, бәлки аның ни дәрәҗәдә тирән булуы да әһәмиятле. Тирән, каты йокы вакытында кеше төш күрмичә диярлек йоклый.
Кайберәүләр, гомеренең өчтән бер өлешен йокыга әрәм итүләрен аңлап, йокы исәбенә вакытны янга калдырмакчы булалар. Моның сәламәтлеккә зыяны зур, өстәвенә бу мөмкин булмаган нәрсә. Иң яхшысы - вакытында ятып, шунда ук йокыга китү, ә уянгач, шунда ук тору.
Йокысызлыкның сәбәпләре күп төрле, мәсәлән, бик киеренке эш, йокы алдыннан укып яту, фильм яки телетапшырулар карау, ызгыш-талаш, төрле күңелсезлекләр. Ләкин җитәрлек дәрәҗәдә арымау да йокысызлык сәбәбе була. Мондый очракта саф һавада йөреп керү яки җылы душта коенып чыгу бик әйбәт. Йокларга ятар алдыннан берничә минут тыныч кына утырып тору, үткәннәр турында бераз уйлау яки әңгәмә куертып алу шулай ук файдалы. Кичен күп ашамаска, куе чәй яки ярсыткыч матдәләре булган башка эчемлекләр эчмәскә тырышыгыз. Иокы алдыннан ашап-эчеп алу кышкы поход вакытында гына файдалы, чөнки ул төн уртасында өшү-туңудан саклый.
Тиз йоклап китәргә булышучы шартлар - караңгылык, уртача температура (15-17 градус) һәм һаваның уртача дымлылыкта булуы. Үзәктән җылыту системасы булган өйләрдә һаваны дымлырак итү өчен өйне ешрак җилләтергә кирәк. Гел бер вакытта йокларга яту да тиз «сүнәргә» булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туйганчы йоклагыз