Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тизлек. Вакыт. Юл...

Статистика мәгълүмат-ларына караганда, юллардагы фаҗигаләр нәтиҗәсендә дөньяда ел саен 1 миллион 300 мең кешенең гомере өзелә. Бу - көн саен 3 меңнән артык кеше дигән сүз. Корбаннарның күбесе - 15 - 44 яшьлек кешеләр. Агымдагы елның ике аенда Россия юлларында 320 фаҗигасендә 47 кеше вафат булган, шулар арасында дүрт бала...

Статистика мәгълүмат-ларына караганда, юллардагы фаҗигаләр нәтиҗәсендә дөньяда ел саен 1 миллион 300 мең кешенең гомере өзелә. Бу - көн саен 3 меңнән артык кеше дигән сүз. Корбаннарның күбесе - 15 - 44 яшьлек кешеләр. Агымдагы елның ике аенда Россия юлларында 320 фаҗигасендә 47 кеше вафат булган, шулар арасында дүрт бала да бар...

Әйе, юллар кешеләрне очраштыручы да, бер-берсеннән ерагайтучы да. Әмма ялгышларны гына гафу итми, берәүне дә аямый.

6 март көнне шәһәрдә дә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Шәйхетдинов-Муса Җәлил урамы буенча хәрәкәт итүче "Honda Ascot Innova" автомобиле шоферы, кызу тизлектә килү сәбәпле, идарәне югалта һәм урам баганасына килеп бәрелә. Авыр тән җәрәхәтләре алган ир-ат район үзәк сырхауханәсендә һәлак була.

Күпчелегебезнең һәр көне юллар белән бәйле. Сак булыйк, "Сакланганны Алла саклар" дигән әйтемне истә тотыйк. Якыннарны югалту ачысын бер генә үлчәүгә дә салып үлчәп булмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тизлек. Вакыт. Юл...