Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Теләк булса, беләк карышмый

Авылда туып үскән малайлар гына киләчәктә фермер була, дип уйласагыз нык ялгышасыз. Әнә Айдар авыл малайлары кебек тавык-чебеш, мал-туар арасында булышып үсмәгән. Шәһәр малае ул, кош-корт, җәнлекләрнең әллә нинди токымнары белән телевизор экраннары аша танышып үсә. Эшмәкәрлек эшен дә шәһәр фатирыннан башлап җибәрә. 200ләп баш чебешне кайтарып куйгач, идәндә аяк...

Авылда туып үскән малайлар гына киләчәктә фермер була, дип уйласагыз нык ялгышасыз. Әнә Айдар авыл малайлары кебек тавык-чебеш, мал-туар арасында булышып үсмәгән. Шәһәр малае ул, кош-корт, җәнлекләрнең әллә нинди токымнары белән телевизор экраннары аша танышып үсә. Эшмәкәрлек эшен дә шәһәр фатирыннан башлап җибәрә. 200ләп баш чебешне кайтарып куйгач, идәндә аяк басар урын да калмый. Чебешләрне ай ярымлар фатирда үстерү мөмкинлеге була әле. Әмма аннан соң инде ... берничек тә. Шуннан соң тәвәккәл эшкуар иске Азнакайда буш торган йортны арендалый һәм чебиләрне шунда күчерә. "Җан биргәнгә, җүн бирә", - диләр бит. Бизнеска да "җан" кереп китә. Җитмәсә Айдарның бу өлкәдә бераз тәҗрибәсе дә бар. Казан финанс-икътисад институтында укучы студент буш вакыты булган саен якташы - эшмәкәр Роза апасына барып, ярдәм итә торган була. Роза экзотик кош-кортлар асрый, йорт хайваннары тота. Менә шунда инде Айдар уйлана бышлый: "Нигә әле безнең Азнакайда да шундый экзотик кош-кортлар, хайваннар асрап, берәр зоопарк, я булмаса ял итү урыны ачып җибәрмәскә? Халыкны үз җирлегебездә җитештерелгән чиста, тәмле һәм файдалы кош-корт ите белән тәэмин итмәскә? Кибетләрдә составында нәрсә булганы да билгеле булмаган ит ризыклары урынына үзебезнекен җитештерә алмыйбыз мени?" Алабыз, әлбәттә. Ә иң мөһиме: ул тереклек, табигать, кече туганнарыбыз, матурлыкны ярата. Әнә шул мәхәббәтне балаларда, кешеләрдә да уятасы килә аның. Ә кош-корт, җәнлекләрне иркәләп, аларны хөрмәт итеп, эштә чыныгып үскән бала беркайчан да начарлыкка бармый ул.

Әнә шул хыялын тормышка ашыру максатыннан, Айдар Динмөхәммәтов ихатага тавык-чебеш, кош-корт ташый башлый. Алар арасында кәрлә сибрайтлар, "чалбарлы" брамнар, гигант джерсилар, диетик итле цысаркалар, индоүрдәкләр, кытай казлары... барлыгы 20 төрле кош-корт бар. Әйтүе генә ансат. Моның өчен күпме көч, күпме вакыт, аның өстенә күпме чыгым кирәк. Аларны бит ул бөтен Россия буенча эзләп йөри. Әлбәттә инде боларның барысы да кечкенә авыл өе ихатасына сыймый башлый. Айдар Динмөхәммәтов Туйкә авылыннан ташландык ферманы алып, ремонт ясый. Әнә шулай хыялында йөрткән кошчылык фермасы барлыкка килә.

Эшмәкәр көн-төн эшли, эзләнә, яңа идеяләр белән яна. Яңалык эзләп чит илләргә кадәр бара. Әлмәт, Чаллы кошчылары белән хезмәттәшлек итә, аларның ныклы ярдәмен тоеп яши. Ике кешене эш белән тәэмин иткән. Ә иң зур "ярдәмчесе" - ул өч яшьлек Рамазан. Нәни улының теле дә "ко-ко", "га-га" дип ачылган. Ышанычлы терәге, ныклы ярдәмчесе - тормыш иптәше Роза.

Якты хыяллар, игелекле эшләр белән янучы эшмәкәр әйтеп кенә бетерми: бик авыр аңа. "Вакыт", "акча" дигән нәрсәне берничек тә җиткерә алмый.

- Миңа гел: "Нәрсәгә кирәк сиңа бу эш? Бу чынбарлыкка ашмас хыял", - дип әйтә килделәр. Көнне төнгә ялгап эшләсәм дә, керем аз, ә чыгымнар бихисап. Әмма, кешеләрнең ихлас рәхмәте, балалар куанычы миңа канатлар бирә. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров та минем инициативамны хуплап каршы алдылар, ярдәм итеп, киләчәк эшләргә рухландырып торалар. Мин артка чигенмәячәкмен, барыбер үз дигәнемә ирешәчәкмен, - ди Айдар Атлас улы.

Шәһәр фатирына нәни чебешләр алып кайтып эшне башлап җибәргәненә дә быел төп-төгәл ике ел булды. Ә шул кечкенә генә вакыт эчендә күпме үзгәреш, алга китеш. Алда тагы да биегрәк үрләр көтә аны. Иң мөһиме: теләк. Ә без ят токымлы, матур кош-корт, җәнлекләр карарга зоопаркка йөрербез, дигән ышанычта калыйк.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Теләк булса, беләк карышмый