Бүген Азнакайның сәламәтлеге чикле балалар мәктәбендә һәм Актүбә мәктәп-интернатында чын-чынлап бәйрәм – Яңа ел рухы хөкем сөрә.
Бирегә “Татнефть” компаниясе тарафыннан бүләкләр китерелде.
– Безне беркайчан да игътибардан ташламаган җитәкчеләребезгә, нефтьчеләребезгә без бик рәхмәтле. Без бүген шушы районда яшәвебез, эшләвебез белән шатланып туя алмыйбыз, – ди Актүбә интернат-мәктәбе директоры Гөлнара Лотфуллина.
Яңа ел – барыбыз өчен дә көтеп алына торган иң якты, сихри бәйрәмнәрнең берсе. Мондый игътибар исә ел буенча җитәрлек көч һәм күтәренке кәеф бирә.
Нет комментариев