Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Танаевка ветераннары онытылмады

Балалар иҗат үзәгенең туристлык-туган якны өйрәнү бүлеге педагоглары "Рюкзачок" һәм "Буревестник" берләшмәләрендә тәрбияләнүче балалар белән бергә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Хәтер һәйкәлләре" дигән волонтерлык акциясе үткәрделәр. Иртә белән Танаевка авылына килеп төштек. Биредә бер бабай гына яши, ә җәй көне шушы авылда туып-үскәннәр дачаларына килә. Шуларның берсе - Надежда Моисеева...

Балалар иҗат үзәгенең туристлык-туган якны өйрәнү бүлеге педагоглары "Рюкзачок" һәм "Буревестник" берләшмәләрендә тәрбияләнүче балалар белән бергә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Хәтер һәйкәлләре" дигән волонтерлык акциясе үткәрделәр.

Иртә белән Танаевка авылына килеп төштек. Биредә бер бабай гына яши, ә җәй көне шушы авылда туып-үскәннәр дачаларына килә. Шуларның берсе - Надежда Моисеева зиратта һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә салынган һәйкәлне тәртипкә китерүне сорады.

Без зиратны ауган агачлардан, вак агач-куаклардан чистарттык, кабер ташларын рәтләп куйдык, чүпләрен җыештырдык. Ә кызлар Надежда Моисееваның рус мичендә бәрәңге пешерделәр, аның истәлекләрен язып алдылар.

Һава торышы да бик үзенчәлекле булды: кояш бер чыга, бер кара болытлар эченә кереп кача, я яңгыр сибәләп үтә, я кар бураны оча... Әмма безне бернәрсә дә куркытмады, куйган бурычыбызны намус белән үтәдек. Авыл халкы безгә һәм шундый изге эшләр оештырган район җитәкчеләренә рәхмәтле булып калды.

Светлана Галиева,

туристлык-туган якны өйрәнү бүлеге мөдиде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Танаевка ветераннары онытылмады