Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Табиб истәлегенә мемориаль такта куелды

Узган шимбәдә Чалпы тернәкләндерү үзәгендә Ривер Әхмәдиев истәлегенә мемориаль такта куелды. Ривер Әхмәдиев 1945 елның 9 октябрендә районыбызның Камышлы авылында туган, Чалпы урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт медицина институтында стоматолог белгечлеге ала. Яшь табибны юллама белән Әлки районына җибәрәләр. Ул 6 ел Базарлы Матак сырхауханәсендә, аннары 7 ел Апас районының...

Узган шимбәдә Чалпы тернәкләндерү үзәгендә Ривер Әхмәдиев истәлегенә мемориаль такта куелды.

Ривер Әхмәдиев 1945 елның 9 октябрендә районыбызның Камышлы авылында туган, Чалпы урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт медицина институтында стоматолог белгечлеге ала.

Яшь табибны юллама белән Әлки районына җибәрәләр. Ул 6 ел Базарлы Матак сырхауханәсендә, аннары 7 ел Апас районының Федоровский участок сырхауханәсендә баш табиб булып эшли.

1985 елда Ривер Әхмәдиев туган ягына кайтып төпләнә һәм Чалпы участок сырхауханәсенә стоматолог итеп билгеләнә, ә инде 1988 елдан аңа амбулаториянең баш табибы вазифасы йөкләнә.

Ул 2004 елда вафат була.

Гомерен халык сәламәтлеге сагына багышлаган Татарстанның атказанган табибы Ривер Әхмәдиевкә истәлек тактасы кую тантанасында район һәм сырхауханә җитәкчеләре, табибның хезмәттәшләре, авылдашлары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Табиб истәлегенә мемориаль такта куелды