Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сукаешлылар үз гозерләрен җиткерергә ашыктылар

Авылларыбыз елдан-ел матурлана, үсә, төзекләнә бара. Ә безнең тагын да уңайлырак шартларда, тагын да яхшырак яшисе килә. Бу шулай булырга тиеш тә. Бары тик битараф булмаска, яшәгән җиребезнең төзеклеге, матурлыгы өчен булган мөмкинлекләрнең барчасыннан да файдаланып калырга кирәк. Менә бу көннәрдә районыбызда "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү пункты...

Авылларыбыз елдан-ел матурлана, үсә, төзекләнә бара. Ә безнең тагын да уңайлырак шартларда, тагын да яхшырак яшисе килә. Бу шулай булырга тиеш тә. Бары тик битараф булмаска, яшәгән җиребезнең төзеклеге, матурлыгы өчен булган мөмкинлекләрнең барчасыннан да файдаланып калырга кирәк. Менә бу көннәрдә районыбызда "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү пункты халык белән очрашып, үтенеч-гозерләре, проблемаларын тыңлап, аларны булачак депутатларга җиткерә. Авылдан читкә дә чыгып йөрисе, беркая барасы юк, нигә әле файдаланып калмаска? Чәршәмбе көнне әлеге пункт урнашкан автобус Сукаеш авылына килеп туктады. Сукаешлылар үз гозерләрен җиткерергә ашыктылар.
- Иң зур борчыган проблемаларның берсе - ул юлларның начар булуы, - ди дүрт дистә елга якын балалар укыткан авылның ихтирамга лаек ветераны Рәзинә Хуҗиева. - Авыл эчендә дә юлларны төзекләндерергә кирәк. Яшь балаларын бакчага илтүчеләргә дә, өлкәннәргә дә бик читен бит.
Гомумән, юлларны төзекләндерү мәсьәләсе авыл халкын иң борчыган мәсьәләләрнең берсе булды. Биредә тырыш халык яши, мул итеп кош-корт, мал-туар асрыйлар. Тик менә кош-корт асрау өчен бүә кирәк, дигән теләкләрен дә җиткерделәр сукаешлылар. Кабул итүгә килгән Нәҗибә Шәйхулованы исә пенсияләрнең һәм авылда эшләүче хезмәткәрләрнең хезмәт хакы борчый:
- Пенсионерларның пенсияләре 20 меңнән дә ким булмасын иде, - ди ул. - Бар да кыйммәт бит.
Зур Сукаеш авылында Мәдәният йортының торышы да борчый халыкны.
- Авылдашлар клубка бик теләп җыелалар. Кайчагында 300әр кеше җыела. Клубыбызда төрле түгәрәкләр эшли. Мәсәлән, хатын-кызлар, хәтта әбиләребез дә аэробика түгәрәгенә бик теләп йөриләр. Киләчәктә безнең авыл Мәдәният йорты да махсус программага кереп, клубыбыз төзекләнер, тагын да уңайлырак шартлар туар, дип ышанып каласы килә. Мобиль иҗтимагый кабул итү белгечләренә бүген шул гозеребезне җиткердек,- ди Мәдәният йорты җитәкчесе Әлфия Сабитова.
Авыл җирлегендә өлкән яшьтәгеләр бик күп. Аларга бик еш табибларга барырга, дарулар сатып алырга туры килә. Әби-бабайлар даруларның бик кыйммәт булуы, шәһәр үзәгенә сырхауханәләргә барып йөрүнең дә өлкән яшьтәгеләр өчен авырлыклар тудыруы турында тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Кабул итүләрдә барлык мөрәҗәгатьләр дә игътибар белән тыңланды, язып алынды. Шул ук көнне мобиль иҗтимагый кабул итү пункты районның Кәкре Елга авылында һәм Актүбә бистәсендә дә булды.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сукаешлылар үз гозерләрен җиткерергә ашыктылар