Соңгы елларда җирлегебездә спортка зур игътибар бирелә башлады. Россия, республикакүләм ярышларның Азнакайда уздырылуы да әнә шул хакта сөйли. Әледән әле көрәшчеләребез, хоккейчыларыбыз, җиңел атлетика белән шөгыльләнүче спортчыларыбызның уңышлары турында ишетеп сөенәбез. Спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен дә район-шәһәрдә барлык мөмкинлекләр тудырылган: боз сарае, бассейн, спорткомплекс эшли.
2013 елдан районыбызда республика программасы...
Соңгы елларда җирлегебездә спортка зур игътибар бирелә башлады. Россия, республикакүләм ярышларның Азнакайда уздырылуы да әнә шул хакта сөйли. Әледән әле көрәшчеләребез, хоккейчыларыбыз, җиңел атлетика белән шөгыльләнүче спортчыларыбызның уңышлары турында ишетеп сөенәбез. Спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен дә район-шәһәрдә барлык мөмкинлекләр тудырылган: боз сарае, бассейн, спорткомплекс эшли.
2013 елдан районыбызда республика программасы нигезендә бер-бер артлы спорт мәйданчыклары ачыла. Узган ел җирлегебездә заман таләпләренә туры китереп эшләнгән шундый җиде универсаль мәйданчык куллануга тапшырылган булса, быел аларның саны тагын бишкә артачак.
Чәршәмбе көнне балаларга рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнер өчен тагын бер урын барлыкка килде: 1 нче мәктәпнең элекке территориясендә тренажерлар мәйданчыгы ачылды.
- Республикада, шул исәптән районыбызда, халыкның тормыш рәвеше сыйфатлы булсын, тагын да яхшырсын өчен күп эшләр алып барыла, әлеге спорт мәйданчыклары төзелеше дә шуларның бер юнәлеше булып тора. Ул балаларны спортка тартуга үз өлешен кертер дип ышанып калам. Мәйданчык беркайчан да буш тормасын иде, - диде тантанада чыгыш ясап, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин.
Үзенә күрә бәйрәмгә әверелгән әлеге чарага балалар да күп килгән иде. Тренажерларны да алар беренчеләрдән булып сынап карады.
- Биредә мәйданчык төзү - безнең өчен зур бүләк. Ул спорт белән шөгыльләнү өчен күп мөмкинлекләр бирә. Иң мөһиме - тренажерларны кадерләп, саклап тотарга гына кирәк, - ди Әмир Кәримов.
- Үзем 1 нче мәктәптә укыган кеше буларак, биредә спорт мәйданчыгы төзелү - минем өчен горурлык та, сөенеч тә. Элек тә бу ихата буш тормады: төнгә кадәр яшьтәшләр белән футбол, волейбол уйный идек. Балаларның буш вакытын үткәрү, ә иң мөһиме - спорт белән шөгыльләнү урыны булу бик әйбәт. Әлеге корылма спорт өлкәсендә уңышлар яулаячак булачак чемпионнарыбызның башлангыч мәйданчыгы булсын иде, - ди 4 нче территориаль-иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова.
Таңсылу Саниева
Сүз уңаеннан
Быел әлеге юнәлештә районда 9 миллионга якын акча тотылачак. Шәһәрдә 6 нчы мәктәп территориясендә мини-футбол мәйданчыгы булдыру планлаштырыла. Шундый ук мәйданчык белән Актүбә бистәсе һәм Тымытык авылы да горурлана алачак. Һөнәри лицей базасында тренажерлар мәйданчыгы белән футбол мәйданчыгын сафка бастыру көтелә.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев