Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Социаль челтәрләрдә чыккан низаг аркасында 13 яшьлек баланы үтергәннәр

Чакыру буенча килгән табиблар ярдәм күрсәтергә омтылсалар да, күп кан югалткан бала урында җан биргән. (Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Тикшерүчеләр Красноярскиның Свердловск районында 13 яшьлек баланың үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклыйлар, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының Красноярск крае буенча бүлеге. Беренчел мәгълүматларга караганда, 45нче санлы мәктәпнең җиденче сыйныфында укучы бала...

Чакыру буенча килгән табиблар ярдәм күрсәтергә омтылсалар да, күп кан югалткан бала урында җан биргән.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Тикшерүчеләр Красноярскиның Свердловск районында 13 яшьлек баланың үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклыйлар, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының Красноярск крае буенча бүлеге.

Беренчел мәгълүматларга караганда, 45нче санлы мәктәпнең җиденче сыйныфында укучы бала ВКонтакте социаль челтәрендә язылган шәрехләр аркасында сыйнфыташлары белән әрләшкән. Яшүсмер дүрт көндәше белән очрашырга карар кылган, көндәшләре арасында аның элекке сыйныфташы, 81нче санлы мәктәп укучысы, 13 яшьлек малай да булган.

"Низаг барышында 81нче мәктәптә укучы яшүсмер пычак чыгарып, элекке классташының күкрәгенә кадаган. Зыян күргән бала качмакчы булган, әмма канын югалту аркасында китә алмаган", - диелә хәбәрдә.

Чакыру буенча килгән табиблар ярдәм күрсәтергә омтылсалар да, күп кан югалткан бала урында җан биргән.

Һөҗүмче яшүсмер балигъ булмау сәбәпле, аңа карата җинаять эше ачылмаган, диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Социаль челтәрләрдә чыккан низаг аркасында 13 яшьлек баланы үтергәннәр