Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Соңгы кыңгырау – олы юл башы

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне "Соңгы кыңгырау бәйрәме" белән котлыйм! Бу көн барыбыз өчен шатлыклы һәм бераз гына моңсу да. Әле кайчан гына сез, нәни кызлар һәм малайлар, мәктәп бусагасын атлап кергән идегез, инде олы тормыш юлына басар вакытыгыз килеп җитте. Кадерле укучылар! Сез мәктәбегез, ныклы белеем биргән, тормышның матурлыгын...

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне "Соңгы кыңгырау бәйрәме" белән котлыйм! Бу көн барыбыз өчен шатлыклы һәм бераз гына моңсу да. Әле кайчан гына сез, нәни кызлар һәм малайлар, мәктәп бусагасын атлап кергән идегез, инде олы тормыш юлына басар вакытыгыз килеп җитте.

Кадерле укучылар! Сез мәктәбегез, ныклы белеем биргән, тормышның матурлыгын һәм тискәре якларын күрергә, бәяли белергә өйрәткән укытучыларыгыз белән хушлашасыз.

Сезне зур тормыш, җитди сынаулар көтә. Бүгенге чыгарылыш укучыларына һөнәр сайлау өчен зур мөмкинлекләр бирелгән. Нинди генә белгечлек алсагыз да, киләчәгегез илебез һәм районыбыз үсеше өчен намуслы, тырыш хезмәт белән тулы булсын.

Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, якты уй-хыялларыгызның тормышка ашуын, гомер юлыгызның иҗади эзләнүләргә һәм табышларга бай булуын телим.

Хөрмәтле укытучыларга, кадерле әти-әниләргә акыллы, сәләтле балалар тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм. Балаларыгыз сезнең өметләрегезне аклап, бары шатлык-куанычлар гына китерсен!

Марсель Шәйдуллин,

Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Соңгы кыңгырау – олы юл башы