Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәламәтлеккә – спорт аша

Районда соңгы елларда спортка зур игътибар бирелә башлады. Әледән-әле оештырылып торучы бәйге-ярышлар, мәйданчыклар төзелү әнә шул хакта сөйли. Әлеге чаралардан Кәкре Елга авыл җирлеге халкы да читтә калмый. Чираттагы спорт бәйрәмен без авыл хуҗалыгы эшчәннәре көне уңаеннан Кәкре Елга авыл мәдәният йортында уздырдык. Ярышларны ачып, хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов хезмәтчәннәрне...

Районда соңгы елларда спортка зур игътибар бирелә башлады. Әледән-әле оештырылып торучы бәйге-ярышлар, мәйданчыклар төзелү әнә шул хакта сөйли. Әлеге чаралардан Кәкре Елга авыл җирлеге халкы да читтә калмый. Чираттагы спорт бәйрәмен без авыл хуҗалыгы эшчәннәре көне уңаеннан Кәкре Елга авыл мәдәният йортында уздырдык. Ярышларны ачып, хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов хезмәтчәннәрне бәйрәм белән котлады, ирешкән уңышларга тукталып үтте. Чарада шулай ук хуҗалыкка беркетелгән бердәм исәп-хисап үзәге җитәкчесе Марат Авзалов та катнашты.


Ярышларда катнашучылар шахмат, шашка, теннис, кул көрәше, гер күтәрү һ.б. спорт төрләре буенча көч сынашты. Әйтергә кирәк, һәр төр буенча да ярышлар бик киеренке барды. Нәтиҗәдә, мылтыктан ату бенча Наил Баянов, утын кисү ярышында Галимҗан Әхмәтов, Ирек Абдуллин, кул көрәшендә Диана Фәизова, Данияр Мөхитов, теннис һәм гер күтәрү буенча Илнар Абдуллин, шахматта яшь шофер Фирзәр Миннебаев, шашка ярышында Рөстәм Габдрахманов, дартста Илгизәр Мөхәммәтҗановка тиңнәр булмады. Бильярд буенча Фирзәр Миннебаев, Кәшиф Закиров беренчелекне бирмәделәр. Спорт бәйрәмендә ветераннар, хуҗалык эшчеләре, мәктәп укучылары, килгән кунаклар да бик теләп катнашты. Ярышлар барганда мәдәният йортында җыр-музыка туктап тормады, һәркем рәхәтләнеп күңел ачты. Килгән кешеләр Венера Зәйнетдинова һәм Резеда Гайнуллина пешергән коймаклардан бик теләп авыз иттеләр, тәмләп чәй эчтеләр. Бу вакытта урамда шашлык һәм башка тәм-томнар белән сыйланырга мөмкин булды. Сүз уңаеннан, мондый ярышларны без киләчәктә дә дәвам итәргә уйлыйбыз.


И.Абдуллин,

баш агроном

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлеккә – спорт аша