Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шатлыгыбыз да, кайгыбыз да уртак

"Авыл" дигән олы бер гаиләнең уртак җыелу урыны буларак, Кәкре Елга авылында мәдәният йорты гөрләп тора. Авылдашлар бергә җыелып рәхәтләнеп күңел ачалар, борчу-мәшәкатьләрен дә бергәләп уртаклашалар. Менә шушы арада гына да Кәтем авыл җирлегендә Азнакай «Юлдаш» агитбригадасы катнашында бик эчтәлекле һәм матур кече авыл бәйрәме узды. Халыкара хатын-кызлар көнендә әни-әбиләребезнең...

"Авыл" дигән олы бер гаиләнең уртак җыелу урыны буларак, Кәкре Елга авылында мәдәният йорты гөрләп тора. Авылдашлар бергә җыелып рәхәтләнеп күңел ачалар, борчу-мәшәкатьләрен дә бергәләп уртаклашалар. Менә шушы арада гына да Кәтем авыл җирлегендә Азнакай «Юлдаш» агитбригадасы катнашында бик эчтәлекле һәм матур кече авыл бәйрәме узды. Халыкара хатын-кызлар көнендә әни-әбиләребезнең элеккеге йолаларын искә төшереп рәхәтләнеп кич утырдык. Кәкре Елга авылы үзешчәннәре Җәлил бистәсендәге картлар йортына барып, хәйрия концерты куярга да вакыт таптылар.
Март ае башында мәктәп спорт залында Кәкре Елга авыл җирлеге Советы, урта мәктәп, «Марс» хуҗалыгы кубогына узган волейбол ярышлары аеруча истәлекле узды. Ир-егетләр, мәктәп укучылары, гаилә, урам, хуҗалык тармаклары - барысы 6 командага бүленеп, киеренке ярышта көне буе көч сынаштылар. Соңыннан «Марс» хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Зарипов җиңүчеләргә күчмә кубок, акчалата бүләкләр тапшырды. Ярышта катнашучылар исә бүләк акчаларын ярдәмгә мохтаҗ авылдашлары - кечкенә Данисны дәвалау өчен Хәйрия фондына күчерергә дигән карарга килделәр.
Шул ук көнне кич белән мәдәният йортында Гөлназ һәм Рамил Вафиннар гаиләсе, туганнары көче белән әзерләнгән бик матур эчтәлекле хәйрия концерты күрсәтелде. Алар тарафыннан ярминкә дә үткәрелде. Ярминкәдән, билет сатудан җыелган акча белән авыл халкы нәни Данисны аякка бастыруга үз өлешен кертте. Авылдашларым әнә шулай бер-берсенең шатлыгын гына түгел, кайгысын да уртак итеп, ярдәмләшеп яши.
Илвира Шәймиева,
Кәкре Елга авыл мәдәният йорты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шатлыгыбыз да, кайгыбыз да уртак