Сез һаман да гүзәл икәнсез...
... Ул көнне бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган педагог Тәслия Фатыйх кызы Сабитованы туксанынчы туган көне белән тәбрикләргә килүче һәркемнең күңелендә, һичшиксез, танылган җырның әлеге юллары яңаргандыр. Бәгырь кисәкләре - кыз-уллары, онык-оныкчыклары, күпсанлы туганнары, гаилә дуслары; юбилярны Россия, Татарстан Президентлары, Азнакай муниципаль районы башлыгы исеменнән хөрмәтләргә килгән мөхтәрәм кунаклар -...
... Ул көнне бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган педагог Тәслия Фатыйх кызы Сабитованы туксанынчы туган көне белән тәбрикләргә килүче һәркемнең күңелендә, һичшиксез, танылган җырның әлеге юллары яңаргандыр. Бәгырь кисәкләре - кыз-уллары, онык-оныкчыклары, күпсанлы туганнары, гаилә дуслары; юбилярны Россия, Татарстан Президентлары, Азнакай муниципаль районы башлыгы исеменнән хөрмәтләргә килгән мөхтәрәм кунаклар - район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район Советының бүлек җитәкчесе Фәрхәт Шәйхулов, мәгариф идарәсе начальнигы Гаяз Хәмидуллин, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Рәмзия Хәсәнова белән аралашудан күңел күтәренкелеге кичергән болай да итәгатьле, һәр сүзеннән зирәклек, мөгамәләсеннән зыялык чаткылары бөркеп торган Тәслия апа Ходай биргән озын гомер елларын гүя онытып торды, яшьлегенә әйләнеп кайткандай булды.
Ә тормыш юлы гел җитди сынаулардан гына тора диярлек Тәслия Фатыйх кызының. 1941 елның җәендә Әлмәт урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, берничә ел элек җаваплы эшкә җибәрелгән әтисе гаиләсенә - Азнакайга килә ул. Бер оешмада статист, ВЛКСМ райкомында бүлек мөдире булып эшли. Шул вакытта фронтта алган яраларын дәваларга кайткан шушы авыл егете, армиягә кадәр укытучы булып эшләгән Сәет Әхмәдиев белән таныша. Чибәр-чая кызны ычкындырмый фронтовик. 1943 елны аны Карамалы җидееллык мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Ире кайда - Тәслия дә шунда. Икесе дә балалар укыта. Берничә елдан Сәет Шпаковкадагы ятим балалар йортын җитәкли. Тәслия анда башлангыч сыйныфларны укыта. Үзен оста оештыручы һәм җитәкче итеп таныткан директорны кырыгынчы еллар азагында район мәгариф бүлеге мөдире итеп куялар. Төп нигезеннән ерак түгел генә гаилә хуҗасы алты почмаклы йорт та төзи башлый. Инде бәхетләре түгәрәкләнде генә дигәндә, Сәет Әхмәдиев фаҗигале төстә һәлак була. Төзелеп бетмәгән өйдә, берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласын кочаклап, 29 яшьлек Тәслия ялгыз кала... Ул-кызларын берүзе тәрбияләү, аякка бастыру, югары белем бирү белән бер үк вакытта мәктәп эшләрен җиренә җиткереп алып баруның никадәр авыр булганын үзе генә белгәндер ул. Бүген бөек Ана балалары кайгыртуында һәм хөрмәтендә, Президент фәрманы нигезендә район җитәкчелеге биргән, бөтен уңайлылыгы булган бер бүлмәле фатирда бар булганына рәхмәт әйтеп, шөкер кылып яши.
Наил АБДУЛЛИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев