... Ул көнне бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган педагог Тәслия Фатыйх кызы Сабитованы туксанынчы туган көне белән тәбрикләргә килүче һәркемнең күңелендә, һичшиксез, танылган җырның әлеге юллары яңаргандыр. Бәгырь кисәкләре - кыз-уллары, онык-оныкчыклары, күпсанлы туганнары, гаилә дуслары; юбилярны Россия, Татарстан Президентлары, Азнакай муниципаль районы башлыгы исеменнән хөрмәтләргә килгән мөхтәрәм кунаклар -...