Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рухлары алдында баш иябез

Гаиләдә сигезенче бала тулып туган абыем Хәмбәл Садыйков сугыш башлану белән фронтка алына. Әллә ни зур батырлыклар кылырга өлгерми кала - бәрелешләрнең берсендә яралана: бер кулы терсәктән үк өзелә. Кар өстендә озак ятканлыктан, аяклары өши, үпкәсенә салкын тия. Менә шундый михнәтләр күреп тә ул исән кала, күрәсең, яшәү теләге, рухи...

Гаиләдә сигезенче бала тулып туган абыем Хәмбәл Садыйков сугыш башлану белән фронтка алына. Әллә ни зур батырлыклар кылырга өлгерми кала - бәрелешләрнең берсендә яралана: бер кулы терсәктән үк өзелә. Кар өстендә озак ятканлыктан, аяклары өши, үпкәсенә салкын тия. Менә шундый михнәтләр күреп тә ул исән кала, күрәсең, яшәү теләге, рухи көче зур булган.

Туган авылы Таллы Бүләккә кайткач та ул сырхауланып ятмый, колхоз умарталыгында эшли башлый. Төз гәүдәле, чибәр, гармунда бик оста уйный, моңлы итеп җырлый иде ул. Авылда бер генә концерт, спектакль дә ансыз үтмәде. "Галиябану"да Хәлил ролен үтә килештереп уйнавын авылдашлар бик озак гомер сагынып сөйләде.

Гаилә корып, 4 бала үстерделәр. Әмма абыебыз гына кыска гомерле булды. Фронтта алган яралардан сукырайды, көн яктысын бик тә күрәсе килә иде аның. 40 яше дә тулмастан, дөнья куйды Хәмбәл абыебыз. Балалары үзе кебек эшчән, ипле, игелекле булып үсте.

Җиңү бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә абыебызның, аның кебек башка фронтовик авылдашларның истәлекләре без, туганнары, якыннары күңелендә кабат яңара. Нинди көчле, батыр буын булган бу чор кешеләре! Илгә Җиңү алып кайткан солдатларның берсен дә онытырга хакыбыз юк!

Хөснә Миңнебаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рухлары алдында баш иябез