Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов Кама арты эшмәкәрләре белән очрашу үткәрәчәк

3 июнь көнне Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Кама арты эшмәкәрләре белән очрашачак. Эшмәкәрләр Рөстәм Миңнеханов белән бергәләп оператив рәвештә хәл ителергә тиешле конкрет мәсьәләләрне, проблемаларны уртага салып сөйләшәчәкләр. Бизнесменнар әлеге очрашуда катнашу өчен 20 майга кадәр теркәлү...

3 июнь көнне Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Кама арты эшмәкәрләре белән очрашачак. Эшмәкәрләр Рөстәм Миңнеханов белән бергәләп оператив рәвештә хәл ителергә тиешле конкрет мәсьәләләрне, проблемаларны уртага салып сөйләшәчәкләр. Бизнесменнар әлеге очрашуда катнашу өчен 20 майга кадәр теркәлү уза ала.
Рөстәм Миңнехановка сорау бирү өчен эшмәкәрләр бизнес-власть. рф сайтында теркәлергә яки RT@ombudsmanbil.ruэлектрон почтасына гариза юлларга тиешләр.
Әлеге очрашуны ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов оештыра. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы белән мондый ачыктан-ачык сөйләшү март аенда Казанда үткән иде инде, эшмәкәрләр биредә төрле темаларга 25тән артык сорау бирделәр: Татарстанда салым каникуллары, мобиль сәүдәне үстерү, кредитларга процент ставкаларын күтәрү, шәхси сәнәгать парклары проблемалары һәм башкалар. Сөйләшүдә 100дән артык эшмәкәр катнашты. Рөстәм Миңнеханов барлык сорауларга да җавап биреп, министрлар алдына биредә яңгыраган проблемаларны хәл итү бурычын куйды.
"Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты 2014 ел азагыннан бирле даими режимда эшли. Эшмәкәрләрнең хакимият органнарында хезмәт куючы беренче затлар белән очрашулары һәр ике атна саен уздырылып тора. Бизнес вәкилләре Казан мэры Илсур Метшин, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, Александр Груничев (ТР ФАС), Марина Патяшина (ТР Роспотребнадзоры), Артем Сидоров (ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы) һәм башкалар белән очраштылар. Проект бизнеста уңай хәл ителгән проблемаларның дистәләгән тарихын туплады.
Тимур Нагуманов, ТР Президенты каршындагыэшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил:
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов минем алдыма бизнес белән турыдан-туры аралашу, үзара диалогны җайга салу бурычын куйды. Проблемалар, зарларны тыңлап кына утыру формасында түгел, ә эшмәкәрләрнең конкрет сорауларын хәл итү юлы белән. Без Россиядә беренчеләрдән булып мондый форматта эшләүне башлап җибәрдек, министрлык һәм ведомство вәкилләре белән эшмәкәрләрнең берничә очрашуын уздырдык. Мондый очрашулар аена ике тапкыр, ә югары дәрәҗәдә - Президент катнашында булганнары квартал саен уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов Кама арты эшмәкәрләре белән очрашу үткәрәчәк