Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Пенсия фонды 2015 елда пенсияләрне 9,8 процентка индексацияли

2015 елда картлык буенча пенсия күләме 13 мең сумга якын тәшкил итәргә мөмкин, дип белдерде Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов бүген фонд идарәсе утырышында. Ул билгеләп үткәнчә, 1 февральдә пенсияләр индексацияләнәчәк, бюджетта 7,5 процентка индексацияләү ниятләнгән, әмма хәзердән үк инфляциянең әлеге күрсәткечтән югарырак булуы аңлашыла. "Икътисади үсеш министрлыгының...

2015 елда картлык буенча пенсия күләме 13 мең сумга якын тәшкил итәргә мөмкин, дип белдерде Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов бүген фонд идарәсе утырышында.

Ул билгеләп үткәнчә, 1 февральдә пенсияләр индексацияләнәчәк, бюджетта 7,5 процентка индексацияләү ниятләнгән, әмма хәзердән үк инфляциянең әлеге күрсәткечтән югарырак булуы аңлашыла. "Икътисади үсеш министрлыгының соңгы мәгълүматларына карасаң, индекция күләме, ким дигәндә, 9,8 процент тәшкил итәчәк. Закон нигезендә индексация чынлыктагы инфляция буенча үткәреләчәк. Пенсия күләме 13 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин", - диде Дроздов.

Ул билгеләп үткәнчә, 2,9 миллион пенсионер ала торган социаль пенсия 12,3 процентка артачак - бу чынлыктагы яшәү минимумы арту буенча индексацияләү. 1 апрельгә социаль пенсия 8,5 мең сум тәшкил итәчәк.

Дроздов искәртеп узганча, 2014 елда пенсияләр 8,3 процентка индексацияләнгән һәм 1 октябрьгә картлык буенча уртача пенсия күләме 11,5 мең сум булган.

Моннан тыш, Россия пенсия фонды җитәкчесе хәбәр иткәнчә, пенсияләрне дәүләт белән бергә финанслау программасына 15,9 миллион кеше кергән, алардан 2,5 миллионы взнос түли. Әлеге программа буенча 36 миллиард сум акча алынган. Программага керү вакыты агымдагы ел азагына кадәр озайтылган. Шул ук вакытта гражданнар 2015 елның 1 февраленә кадәр взнос түләгән очракта, алдагы 10 елда дәүләттән финанслау алачаклар, дип хәбәр итә "Интерфакс".

http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/12/23/104818/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Пенсия фонды 2015 елда пенсияләрне 9,8 процентка индексацияли