Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роспотребнадзор: өч ризыкның берсе ялган

2015 ел нәтиҗәләре буенча күпләп һәм ваклап сатуны оештыруда күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында Татарстанның мәгариф, сәламәтләндерү һәм дәвалау-профилактика учреждениеләрендә сөт продукциясенең 301 үрнәге алынган. Һәр өченче үрнәк үсемлек майлары кушылган ялган продукт булып чыккан. Роспотребнадзор белгечләре уздырган тикшерү нәтиҗәсе әнә шундый. 18 очракта ялган товарлар җирле товар җитештерүчеләрнеке, шул исәптә -...

2015 ел нәтиҗәләре буенча күпләп һәм ваклап сатуны оештыруда күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында Татарстанның мәгариф, сәламәтләндерү һәм дәвалау-профилактика учреждениеләрендә сөт продукциясенең 301 үрнәге алынган. Һәр өченче үрнәк үсемлек майлары кушылган ялган продукт булып чыккан. Роспотребнадзор белгечләре уздырган тикшерү нәтиҗәсе әнә шундый.

18 очракта ялган товарлар җирле товар җитештерүчеләрнеке, шул исәптә - ике ялган предприятиенеке. Ялган продукция арасында ак май (46 очрак), сыр (12 очрак), эремчек (12 очрак) еш очрый. Моннан тыш, үсемлек мае каймакта, зарарсызландырылган сөттә һәм куертылган сөттә дә ачыкланган.

Югарыда язылган продукцияләр 45 сәүдә оешмасында, шулай ук 33 балалар мәгариф һәм сәламәтләндерү һәм 5 дәвалау-профилактика учреждениеләрендә, шулай ук Казанда 2015 елда Спортның су төрләре Дөнья чемпионатында төрле клиент төркемнәрен туклануын оештыруда ачыкланган.

Күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча сөт продукциясе әйләнеше законнарын бозган өчен идарә 1 млн 728 мең 550 сум күләмендә административ штраф салган. Моннан тыш, 7 администартив эш судка тапшырылган.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Роспотребнадзор: өч ризыкның берсе ялган