Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәркем үз эше өчен җавап тотарга тиеш

Узган атнада илебез, шул исәптән Азнакай халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтте. Әйтергә кирәк, һава торышы бераз көйсезләнүгә карамастан, җирлегебездә ул зурлап бәйрәм ителде. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсе барышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да билгеләп үтте һәм олы бәйрәмгә әзерләнүгә өлеш керткән барлык азнакайлыларга ихлас рәхмәт сүзләрен...

Узган атнада илебез, шул исәптән Азнакай халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтте. Әйтергә кирәк, һава торышы бераз көйсезләнүгә карамастан, җирлегебездә ул зурлап бәйрәм ителде. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсе барышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да билгеләп үтте һәм олы бәйрәмгә әзерләнүгә өлеш керткән барлык азнакайлыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Соңгы вакытта безнең районда актив торак төзелеше алып барыла. Бу гаҗәп тә түгел: фатир мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булып кала бирә. Социаль ипотека буенча фатир алырга теләүчеләр чираты да арта гына бара. Шушы һәм башка торак программалары буенча киңәшмәдә катнашучыларны район башкарма комитетының торак хисабы һәм бүленеше бүлеге җитәкчесе Нурия Төхвәтуллина таныштырды. 2014 елда районда төрле чыганаклардан кергән финанс ярдәмендә 38 гаилә торак шартларын яхшыртуга ирешкән. Ветераннарны торак белән тәэмин итү - дәүләтнең төп бурычларыннан берсе. Бу уңайдан 2010 елда дәүләт программасы да кабул ителгән иде. "Ветераннарны торак белән тәэмин итү" программасы нигезендә районда 460 ветеран торак шартларын яхшырткан.
Марсель Шәйдуллин мохтаҗ булучыларны торак белән тәэмин итү иң кискен һәм иң мөһим мәсьәлә икәнен билгеләп үтте һәм халык арасында аңлату эшләре алып барырга кушты.
- Программалар саны бихисап булса да, алар хакында белмәүчеләр дә җитәрлек. Бу юнәлештә активрак эшләргә, мөмкинлекләрне киңрәк кулланырга кирәк. Һәркем үз эше өчен җавап тотарга тиеш, - диде район башлыгы, җаваплы затларны тәнкыйть утына тотып.
Киңәшмәдә шәһәрдә төзекләндерү эшләре, юллар ремонты, чишмәләрне, юл кырларын, урман полосаларын карап, чистартып тору кебек мәсьәләләр дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һәркем үз эше өчен җавап тотарга тиеш