Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы кубогына теннис ярышында “Азнакайнефть” командасы беренчелекне яулады

Күз яшьләренә төрелгән шатлыклы бөек Җиңү көне - 9 Май бәйрәме алдыннан районда күп кенә ярышлар узды. Анда "Азнакайнефть" идарәсе спортчылары да актив катнашты. 6 майда Азнакай муниципаль район башлыгы кубогына оештырылган теннис ярышында өч кешедән (аларның берсе - нефтьче-ветеран) торган "Азнакайнефть" идарәсе командасы беренче урынны яулады. 7 май көнне...

Күз яшьләренә төрелгән шатлыклы бөек Җиңү көне - 9 Май бәйрәме алдыннан районда күп кенә ярышлар узды. Анда "Азнакайнефть" идарәсе спортчылары да актив катнашты. 6 майда Азнакай муниципаль район башлыгы кубогына оештырылган теннис ярышында өч кешедән (аларның берсе - нефтьче-ветеран) торган "Азнакайнефть" идарәсе командасы беренче урынны яулады.

7 май көнне шәһәрнең Боз сараенда районның авыл һәм шәһәрнең сәнәгать оешмалары командалары катнашында спорт уеннары фестивале булды. Анда барлыгы 22 команда катнашты. Безнең идарә вәкилләре ярышларның йөзү, теннис, шахмат, шашка, билбау көрәше, канат тартышу, пневматик мылтыктан ату төрләрендә үзләренең көчләрен сынадылар.

Йөзүдә Флюс Гыймранов (ЦДНГ-7) һәм Раушания Рәхмәтуллина (ЦДНГ-4) икенче, теннис уенында Артур Исәнбаев (аппарат) - икенче һәм Гүзәлия Кузнецова (ЦДНГ-1) - беренче, шахмат ярышында Юрий Михайлов (ЦКППН) беренче, шашка ярышында Марат Нәбиев (Азнакай ППД цехы) - беренче, 100 килодан югары, 100 килога кадәр, 90 килога кадәр авырлыктагылар арасындагы билбау көрәшендә Ленар Гыйззәтуллин (СОЦ), Таһир Сәгытдинов (ЦПРС), Рафаэль Гомәров үз үлчәмнәрендә икенче булдылар, пневматик мылтыктан ату буенча Рәфис Хәсәнов (профком) җиденче урын яулады.

Аркан тартышуда Нәфис Җиһангиров, Рөстәм Җиһангиров һәм Тимур Фәйзуллиннан торган ЦКППН командасы беренче урынга чыкты.

Гомумкоманда беренчелегендә "Азнакайнефть" идарәсе вәкилләре, спорт һәм туризм, мәгариф идарәләреннән генә калышып, өченче булды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район башлыгы кубогына теннис ярышында “Азнакайнефть” командасы беренчелекне яулады