Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Президент программаларын азнакайлылар да хуплый

Бу атна башында Казанда барлык районнарның иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашында узган "Без Булдырабыз! Без Бергә! Мы можем! Мы вместе!" дигән форумда "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте төзелде. Моннан ике атна элек яшьләр иҗтимагый оешмалары "Президент белән бергә" иҗтимагый инициативалар үзәген төзегән иде. Аларның инициативасы әнә шулай гомумреспублика хәрәкәтенә әверелде....

Бу атна башында Казанда барлык районнарның иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашында узган "Без Булдырабыз! Без Бергә! Мы можем! Мы вместе!" дигән форумда "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте төзелде.

Моннан ике атна элек яшьләр иҗтимагый оешмалары "Президент белән бергә" иҗтимагый инициативалар үзәген төзегән иде. Аларның инициативасы әнә шулай гомумреспублика хәрәкәтенә әверелде. Аның максаты - "Стартегияләр-2030", ил башы программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруда халыкны берләштәрү.

Әлеге форумда Азнакайдан Рәсил Гәрәев тә катнашты.

- Безнең республика Россиянең башка төбәкләре өчен күп яктан үрнәк булып тора. Татарстанда шактый мөһим социаль проектлар тормышка ашырыла. Нәтиҗәсе күз алдында. Хәтта Азнакаебызны гына алсак та, ул соңгы елларда танымаслык булып яңарды, төзекләнде. Форумда Татарстанның үсеш стратегиясе белән тагын да тулырак таныштым, яшьләр мәсьәләләренә кагылган тәкъдимнәремне дә керттем. Республикабыз үсешендә җәмәгатьчелекнең катнашуы мөһим дип исәплим, - ди ул.

Рәсилнең лидер икәнен беләбез. Район балалар Думасы спикеры булган чорда ук ул хакимият югарылыгында үзенең идеялары белән чыга, иҗтимагый актив эшчәнлек белән шөгыльләнә иде. Хәзер Рәсил Гәрәев Казанда идарә һәм хокук белгечлеге буенча югары белем ала. Ул биредә дә югалмаган, студентлар советы рәисе, "Студентлар лигасы" төбәк оешмасы презиумы әгъзасы. Киләчәк нәкъ менә шундый алдынгы карашлы, төрле уй-планнар белән янып йөрүче яшьләр кулында.

Районда мәктәп яшеннән алып иң өлкән буынны колачлаган иҗтимагый оешамалар шактый. Аларны һәрберсе район үсеше өчен мөһим юнәлешләрдә үз эшчәнлеген алып бара. "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте әлеге оешмаларның уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклашу һәм яңа проектларга нигез салу мөмкинлеге тудыра. Бары бергә генә без уңышка һәм республикабызның югары үсешенә ирешә алабыз.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент программаларын азнакайлылар да хуплый