19 декабрь көнне 13.00 сәгатьтә Пенсия фондының Азнакай районында клиентлар белән эшләү хезмәте бинасында (Төзүчеләр урамы, 10 нчы йорт) өлкәннәр өчен аралашу үзәге ачыла.
Киләчәктә биредә төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар уздырылачак, лекция укулар оештырылачак. Пенсионерлар өчен китап уку, өстәл уеннарында көч сынашу мөмкинлеге дә тудырылган. 0+
фото архивтан
Нет комментариев