Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һөнәренә гомере буе тугры

Педагогия уку йортларында ныклы әзерлек үткән бер төркем яшь белгечләр 1983 елда Зур Сухояш мәктәбенә эшкә кайталар.

Алар арасында физика-математика укытучысы Рәфия Садриева да була.

Бар көчен, тырышлыгын үз фәненең нигезен төшендерүгә, әдәпле-әхлаклы шәхес тәрбияләүгә багышлый ул. Мәктәп еллары укучылар күңелендә якты истәлек булып калырлык итеп эшне оештырырга тырыша.

Чын укытучы булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, балаларны яратырга, хөрмәт итәргә кирәклеген тоя Рәфия. Аның дәресләре аңлаешлы, күңелле уза. Катлаулы темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Укучыларны яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга да өйрәтә. Аларны төрле бәйгеләргә әзерли, үзе дә бик теләп катнаша.

Зур Сухояш мәктәбендә физика-математика укыткан әтисенең бертуган абыйсы Мөхәммәтдин Баһавиевның дәвамчысы булуы белән ул бик горурлана. Аның укуның сыйфаты өчен, дисциплинасыз, өлгермәүче, сәбәпсез дәрес калдыручы укучылар белән көрәш алып баруларын, укучылар көче белән әсәрләр сәхнәләштерүләрен, концертлар куюларын, колхозчылар арасында агарту эшчәнлеген үз эшендә өлге итеп ала. Бөек Ватан сугышында яп-яшь егет килеш һәлак булган укытучы абыйсыннан үзенә иҗатка тартылу сәләте дә күчкәндер. Авылдашлары, хезмәттәшләре турында матур эчтәлекле язмалары район газетасында даими басылып килә.

Гаилә коргач, Рәфия Рашат кызы лаеклы ялга чыкканчы туган авылында Чалпы мәктәбендә укытты. Тормыш иптәше Салават Зәкиев белән алар өч кыз үстерделәр. Балалары Азнакай музыка

мәктәбенең фортепиано классын тәмамладылар. Югары белем алып, инженер-конструктор, бухгалтер, табиб булып эшлиләр.

Мәктәбебезгә математика-физика укытучысы кирәк булгач, Рәфия Садриева-Зәкиева чакыруыма каршы килмәде. Шундый көчле, тирән белемле укытучының арабызда булуына шатбыз.

Мәгърифәт дөньясы серләрен ачарга булышучы, бар көчен, вакытын эшенә, мәктәп тормышына юнәлткән әнә шундый укытучыларыбыз хөрмәткә һәм мактауга лаек.

Рөстәм Хәбибуллин, Зур Сухояш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев