Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әнидән кадерлерәк беркем юк

Яңа бәйрәм - Әниләр көне - тормышыбызга елдан-ел ныграк үтеп керә. Бу бик яхшы, чөнки әниләргә җылы, матур сүзләрне күпме генә әйтсәк тә, алар хөрмәтенә нинди генә бәйрәмнәр уздырсак та, аз булмас. Актүбәнең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында узган "Әни хакында сөйләшик"дигән кичә нәкъ шушы бәйрәм уңаеннан оештырылды. Балалар "Әни" сүзен...

Яңа бәйрәм - Әниләр көне - тормышыбызга елдан-ел ныграк үтеп керә. Бу бик яхшы, чөнки әниләргә җылы, матур сүзләрне күпме генә әйтсәк тә, алар хөрмәтенә нинди генә бәйрәмнәр уздырсак та, аз булмас.

Актүбәнең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында узган "Әни хакында сөйләшик"дигән кичә нәкъ шушы бәйрәм уңаеннан оештырылды. Балалар "Әни" сүзен төрле телләрдә әйттеләр, әниләр турында мәкальләр һәм җырларны искә төшерделәр. "Өч кыз" турында әкият тыңлаганнан соң, бу кызларның әниләренә карата мөнәсәбәте турында фикер алыштылар.

Әниләр чәчәкләр ярата. Шуңа күрә балалар бу көнне чәчәк букеты ячсап, таҗларына әниләргә багышлап иң изге теләкләрен яздылар. Аларга гадәти булмаган өй эше дә бирелде: өйгә каткач, әниләрен кочаклап:"Әни. Син дөньяда иң яхшысы!" дияргә.

Елена Баландина,

балалар белән эшләүче методист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әнидән кадерлерәк беркем юк