Әнидән кадерлерәк беркем юк
Яңа бәйрәм - Әниләр көне - тормышыбызга елдан-ел ныграк үтеп керә. Бу бик яхшы, чөнки әниләргә җылы, матур сүзләрне күпме генә әйтсәк тә, алар хөрмәтенә нинди генә бәйрәмнәр уздырсак та, аз булмас.
Актүбәнең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында узган "Әни хакында сөйләшик"дигән кичә нәкъ шушы бәйрәм уңаеннан оештырылды. Балалар "Әни" сүзен...