Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Мәйдан”лылар мәйдан тота төбәгебез Азнакайда”

Татар халкында "Су чокырга җыела" дигән яхшы әйтем бар. Бу сүзләрне бер дә шикләнмичә районыбызның үзәк китапханәсенә турында әйтергә була. Китапханәдә якташ язучы-шагыйрьләребез генә түгел, башка районнарда, шәһәрләрдә яшәп иҗат итүче каләм осталары һәм иҗат ияләре белән очрашулар гадәти хәл. 15 июнь көнне дә китапханә ишекләрен Яр Чаллы шәһәре кунаклары...

Татар халкында "Су чокырга җыела" дигән яхшы әйтем бар. Бу сүзләрне бер дә шикләнмичә районыбызның үзәк китапханәсенә турында әйтергә була. Китапханәдә якташ язучы-шагыйрьләребез генә түгел, башка районнарда, шәһәрләрдә яшәп иҗат итүче каләм осталары һәм иҗат ияләре белән очрашулар гадәти хәл.

15 июнь көнне дә китапханә ишекләрен Яр Чаллы шәһәре кунаклары - "Мәйдан" журналы хезмәткәрләре өчен ачтылар. "Мәйдан" журналы - Татарстан Республикасында һәм шулай ук чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан яратып укылучы татар матбугатында, татар әдәбиятында лаеклы урын алган татар басмасы.

"Мәйдан"лылар мәйдан тота төбәгебез Азнакайда" дип аталган әлеге очрашуга районның төрле авылларыннан һәм Азнакай шәһәреннән әдәбият сөючеләр, китапханәчеләр җыелган иде. Шулай ук, шәһәребезнең 1нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да катнашты. Кунак булып килгән татар шагыйре, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Мәйдан» журналының элеккеге хезмәткәре Рәшит Бәшәр кечкенәләргә үзенең шигырьләрен бүләк итте. Килгән кунаклар арасында журналның баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов, җаваплы сәркатибе Фирүзә Шәйхетдинова, компьютерда җыючы, сайт администраторы Ләйлә Харисова, публицистика бүлеге хезмәткәре Гафиулла Газизов бар иде. Очрашуга килүчеләр журнал турында күп мәгълүмат алды, редакция хезмәткәрләре белән танышты, сорауларын бирде. Якташ язучыбыз Илдус Гыйләҗев, тарихчы Мирсәй Гариф журналга карата булган үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр. Кичә барышында китапханәче Зөлфия Хәкимуллина башкаруындагы матур җырлар бәйрәмне тагын да бизәде. Кичә ахырында алып баручы - китапханәче Әлфия Фәйзуллина кунакларга иҗат уңышлары юллады, үзәкләштерелгән китапханәләр берлеге директоры Лилия Тәлгать кызы Мортазина истәлекле бүләкләр тапшырды, яңа очрашулар теләп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Мәйдан”лылар мәйдан тота төбәгебез Азнакайда”