Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мунчага барыйк әле…яки азнакайлыларга бәйрәм бүләге

Республиканың кайбер район үзәкләрендә, икътисади яктан файдасыз дип, гомуми мунчалар ябылган бер вакытта, Азнакайда ул икенче сулышын ала... Наил АБДУЛЛИН Әле ай ярым элек кенә "Мунча-кер юу комплексы"ның (ә безнеңчә шәһәр мунчасы инде ул) хатын-кызлар бүлеге капиталь ремонттан соң файдалануга тапшырылган иде. Инде менә, ниһаять, ир-атлар бүлеге дә әзер. Бу...

Республиканың кайбер район үзәкләрендә, икътисади яктан файдасыз дип, гомуми мунчалар ябылган бер вакытта, Азнакайда ул икенче сулышын ала...
Наил АБДУЛЛИН

Әле ай ярым элек кенә "Мунча-кер юу комплексы"ның (ә безнеңчә шәһәр мунчасы инде ул) хатын-кызлар бүлеге капиталь ремонттан соң файдалануга тапшырылган иде. Инде менә, ниһаять, ир-атлар бүлеге дә әзер. Бу - Азнакай шәһәренең 25 еллыгын бәйрәм итү алды көннәрендә халык өчен күптән көтелгән кадерле бүләк булды.
... Узган чәршәмбе көнне иртәнге якта ук комплекс алды бәйрәмчә бизәлгән, тавыш көчәйткечтән дәртле җыр-көйләр агыла иде. Бина фойесындагы чәк-чәк, җиләк-җимеш, башка төр нигъмәтләр, хуш исле кайнар чәй салынган чынаяклар тезелеп киткән өстәлләр беренче клиентларның юынып чыгуын көтә...
Капиталь ремонттан соң ир-атлар бүлеген рәсми төстә ачу церемониясе башланыр алдыннан, беренчеләрдән булып бирегә яңа пардан ләззәт алырга килгән ир-егетләр белән әңгәмә корабыз.
- Әлеге мунчага мин Азнакайга күчеп килгәнемнең беренче атнасыннан, ягъни 1965 елдан ук йөрим, - ди Альберт Шәйхәйдәров. - Элеккерәк елларда ул халыкның иң яраткан урыны иде. Өчәр сәгать чират торган чаклар да күп булды. Әле менә карап чыктым - бөтен шартларын туры китереп, шул хәтле дә яхшы эшләгәннәр, яңа җиһазлар куйганнар.
Аның сүзләренә гомере буе "Азнакайнефть"нең технологик-транспорт идарәсендә автомобиль йөртүче булып эшләгән Фәһим Садретдинов кушыла:
- Мунча ул юыну урыны гына түгел, дус-ишләрең, таныш-белешләрең белән очрашу, аралашу җире дә. Мин үз йортым белән яшим. Менә дигән мунчам да бар. Әмма күңелем һаман да шушы гомуми мунчага тарта, - ди ул.
... Менә көтеп алынган вакыт та җитте: көн тантанасын Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров ачты:
- "Мунча" сүзе грекчадан "чиремне һәм боегуымны куам" дип тәрҗемә ителә. "Мунча-кер юу" комплексының соңгы еллардагы кызганыч халәтен барыбыз да белә. Яшерен-батырын түгел, ул ябылуга йөз тоткан иде инде. Бу хәл муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллинга да килеп иреште. Ә Марсель Зөфәр улының халык мәнфәгатен һәрдаим яклавын барыбыз да белә. Аның башлангычы һәм "Татнефть" компаниясенең финанс ярдәме белән ике юыну бүлеге дә тулысынча яңартылды.
Үзенең тәбрикләү чыгышында составына әлеге комплекс кергән "МППБиО" ААҖ җитәкчесе Валерий Тимиряев шәһәр халкына мондый бүләк әзерләүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә, нефтьчеләргә, төзүчеләргә рәхмәтен белдерде. Хезмәт күрсәтүне тагын да яхшырту буенча башкарасы эшләргә тукталды.
... Ниһаять, бина ишегенә аркылы сузылган ал тасма киселә, кунаклар һәм мунча сөючеләр эчкә уза. Аларны якты йөз, кайнар чәй белән биредә эшләүче хуҗабикәләр каршылый. Ул арада без комплекс директоры Ләйсән Ихсанова белән гәпләшеп алабыз.
- Безгә башлыча халыкның аз керемле һәм өлкән яшьтәгеләре йөри. Аларга бөтен шартларны булдырырга тырышабыз, - диде ул. - Учреждениене социаль ярдәм комплексы дип атау да дөреслеккә хилафлык булмас. Буфет эшли, юыну-чабыну әйбере алырга теләгәннәр өчен зур ассортиментыбыз бар. Озакламый чәчтараш бүлмәсе, гаилә белән килүчеләр өчен аерым кабиналар эшли башлаячак. Андагы ремонт эшләре инде тәмамланып килә. Дүшәмбе, сишәмбедән кала, атнаның һәр көнендә эшлибез. Безгә рәхим итегез!
... Күптән көтеп алынган әлеге көн мунча пакълеге, кайнар пар сөюче шәһәр ир-атларына чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мунчага барыйк әле…яки азнакайлыларга бәйрәм бүләге