Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәнәвез кызлары Туйкә егетләре янында

Сез беренче караштан туган мәхәббәткә ышанасызмы? Моны Мәнәвез авылы кызлары белән очрашкан Туйкә егетләреннән сорарга кирәк. Аларны шушы көннәрдә бу ике авылның мәдәният хезмәткәрләре Рәйсә Мотыйгуллина белән Гөлназ Исламова очраштырды. Бертөрле генә булып аккан авыл тормышын җанландырып җибәрде бу яңа шоу-проект. Рәйсә белән Гөлназ аны иҗат иткәндә егетләр-кызларны бер-берләре белән...

Сез беренче караштан туган мәхәббәткә ышанасызмы? Моны Мәнәвез авылы кызлары белән очрашкан Туйкә егетләреннән сорарга кирәк. Аларны шушы көннәрдә бу ике авылның мәдәният хезмәткәрләре Рәйсә Мотыйгуллина белән Гөлназ Исламова очраштырды. Бертөрле генә булып аккан авыл тормышын җанландырып җибәрде бу яңа шоу-проект. Рәйсә белән Гөлназ аны иҗат иткәндә егетләр-кызларны бер-берләре белән таныштыру, кавыштыру, алай гына да түгел, компьютердан беразга читләштереп, интернет аша түгел, ә күзгә-күз очрашып танышуның күпкә яхшырак икәнлеген үзләре аңлавын максат итеп куйганнар. Тыйнак кына башланган кичә тора-бара хәтәр җанлану алды. Туйкә егетләренә бирелгән сораулар Мәнәвез туташларын канәгатьләндерде кебек, һәрхәлдә, елмаю китмәгән сөйкемле йөзләр шул хакта сөйли иде. Кызлар да җебеп төшмәде, уңган-булганлыкларын бәйгеләрдә күрсәтте. Хуҗалар исә кунак кызларын махсус алар өчен язылган шигырьләре белән әсир итте. Кичә дәвамында бер-берсенә күз төшкән ике пар ачыкланды. Аларга романтик кичке аш оештырылды. Тәүге очрашу, ир-егетләрчә - кунакларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итеп төгәлләнде. Мондый күңелле очрашулар киләчәктә кавышулар белән дә төгәлләнсен иде, дигән теләк белдерде мәдәният хезмәткәрләре. Шәт, шулай булыр дип өметләник, борын-борыннан әби-бабайларыбыз шулай кунакка йөрешеп, утырмаларга барып, аулак өйләргә йөреп кавышканнар бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәнәвез кызлары Туйкә егетләре янында