Митрәй авылында яшәүчеләр зиратларны төзекләндерде (ФОТО)
Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый.
Чөнки һәр адәм баласына үзенең кендек каны тамган туган нигезе кадерле.
Авылның күркәмлеген матур өйләр, күз явын алырлык ихаталар күрсәтеп торса, ә менә авыл халкының бердәмлеген изге урыннарның чисталыгы, төзеклеге әйтеп тора. Изгелек, ярдәмчеллек, яхшылык кебек сыйфатлар югалып барган бу заманда кемдер тарафыннан эшләнгән изге эш турында ишеткәч, күнел шатланып куя, синең дә нинди дә булса яхшылык эшлисе, кемгә дә булса ярдәм кулы сузасы килә.
Митрәй авылында нәкъ тә менә шундый изге эшләрнең берсе башкарылган. Авыл зиратларының капка-коймасын авыл халкы тырышлыгы белән гөлләр итеп куйганнар. “Яхшылык эшлә дә, суга сал, халык белмәсә, балык белер”, – дигән күркәм әйтем бар татарда.
Чын күңеленнән изгелек кылган кеше масаеп та, мактанып та йөрми, бу хакта сөйләгәнне дә яратмый. Шулай да халык үзенең бүгенге көн геройларын белергә хаклы.
– Әлеге изге эшне башлап йөрүче авылдашыбыз Җәмил абый Ильясовка без бик рәхмәтле, – ди Митрәй авылы мәдәният йорты директоры Гөлназ Идиятова. – Аның зират коймаларын алыштырып булмасмы дигән фикерен авыл халкына җиткергәч, барысы да бердәм булып риза булды. Күмәк эш тау күчерә, дигәндәй, әлеге изге эшкә читтә яшәүчеләр дә, авыл җирлеге дә үз өлешен кертте.
Әнә шулай җыелган акчага төзелеш кирәк-яраклары алынып, яз көне авылның кече зиратын эшләсәләр, көзге эшләр тәмамлангач янә бер җыелып, олы зиратның да коймасын профнастилдан яңартып куйганнар.
– Изге эштә агайларыбыз киңәшләрен биреп торса, яшьләребез бер эштән дә читтә калмады. Дөрес, халыктан җыйган акча койманың бар өлешен дә әйләндереп алырга җитмәде, шулай да әлеге күркәм башлангычның ахырына кадәр башкарылып чыгасына без бер дә шикләнмибез, – ди Гөлназ Идиятова.
Зират капкаларын исә авылдашлары Марсель Абдуллин һәм Миннафа Надыршина тулысы белән үз хисапларына алыштырып куйганнар. Мондый кешеләр белән ничек горурланмыйсың ди?!
Митрәй авылы халкы элек-электән бер-берсе белән дус булуы, бердәмлеге, тырышлыгы белән аерылып тора. Алар башланган эшне дә һәрчак азагына җиткерми калмыйлар. Күп тә үтмәс, ике зиратның да коймасы ялт итеп калыр. Авылыбызның изге урыннары матур,
чиста булып, киләчәк буынга үзебез үрнәк күрсәтеп яшәгәндә генә йөзебез якты, күңелебез тыныч, торган җиребез ямьле, нурлы, иманлы булыр.
Лилия Хәертдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев