Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Мин үземне авыру дип исәпләмим һәм кызгануларын, укуда, шөгыльләремдә ташламалар ясауларын теләмим", – ди егермедән артык операция кичергән Әдилә

Парапланда оча, гитара, фортепианода уйный, шигырьләр һәм көйләр яза, җырлый, табигый материаллардан кулы белән могҗизалар тудыра... Болар барысы да ундүрт яшьлек Әдилә турында (рәсемдә). Гадәти генә кыз түгел ул. Туганнан бирле күп вакытын сырхауханәләрдә уздырырга туры килә аңа, егермедән артык операция генә кичерә. Сигез-тугыз сәгать капельница астында ятканда укырга һәм...

Парапланда оча, гитара, фортепианода уйный, шигырьләр һәм көйләр яза, җырлый, табигый материаллардан кулы белән могҗизалар тудыра...
Болар барысы да ундүрт яшьлек Әдилә турында (рәсемдә). Гадәти генә кыз түгел ул. Туганнан бирле күп вакытын сырхауханәләрдә уздырырга туры килә аңа, егермедән артык операция генә кичерә.
Сигез-тугыз сәгать капельница астында ятканда укырга һәм язарга, хәтта чигәргә, рәсем ясарга өйрәнә. Ил һәм республика күләмендә үткәрелгән бик күп иҗади конкурсларда катнашырга да көч таба.
- Мин үземне авыру дип исәпләмим һәм кызгануларын, укуда, шөгыльләремдә ташламалар ясауларын теләмим, - ди көчле рухлы Әдилә.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен үткәрелгән кичәдә катнашучыларның барысы да шулай уйлый торгандыр, чөнки кайсысы белән генә сөйләшмә, алардан яшәү рухы ташып тора.
Әнә, Маратны гына алыйк. Аның күзләре начар күрә. Әмма бу егеткә математика һәм тарих белән тирәнтен кызыксынырга, бассейнда йөзәргә, шашка уйнарга киртә булып тормый.
- Киләчәктә шеф-повар буласым килә. Пешеренергә яратам, - ди ул.
Яшьтәшләре Ангелина һәм Азалия исә үзләрен сәнгатьтә тапканнар. Алар күп кенә республика һәм халыкара конкурслар призерлары. Шулай ук квиллинг - кәгазьне бөтәрләп, төрле композицияләр ясау осталары да.
Ел да алар үзләре кебек иптәшләре белән җәен - Сабантуй мәйданында, кышын - "Акчарлак" ресторанында бәйрәмдә очрашалар. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин балаларын язмыш кочагына ташламыйча, авырлыкларга бирешмичә тәрбияләүче әти-әниләргә тирән рәхмәтен җиткерде, район хакимиятенең мондый гаиләләргә һәрчак ярдәм итәргә әзер икәнлеген белдерде.
- Ел да депутатлар белән аеруча авыр хәлдәге балаларның хәлләрен белешеп, Яңа ел бүләкләре таратабыз. Алар яныннан бөтенләй икенче кеше булып, күңелләр йомшарып, изгелек кылу омтылышы белән чыгасың, - диде ул.
Бу көнне социаль яклау бүлегендә әти-әниләр өчен тернәкләндерү үзәкләре психологлары консультацияләр дә бирде.
- Мондый чараларны көтеп алабыз, чөнки балабыз өчен иптәшләре белән бердәнбер аралашу мөмкинлеге бу, - ди ун яшьлек Радельнең әнисе Альбина.
Радельгә 1 яшендә ДЦП диагнозы куялар. Малайның күзләре дә күрми. Ул татар җырларын, аеруча моңлыларын тыңларга һәм җырларга ярата икән.
Бәйрәм кичәсендә исә аларга күңелле клоуннар һәм мультфильм геройлары һич боегып утырырга ирек бирмәде: биеттеләр дә, уйнаттылар да, җырлаттылар да. Балаларның һәрберсе өйләренә күңелләре тулы шатлык һәм бүләк белән кайтып китте.
Бу чараны үткәрүдә «Ак мәчет» кызлары һәм көллият егетләре волонтерлык ярдәме күрсәттеләр.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Мин үземне авыру дип исәпләмим һәм кызгануларын, укуда, шөгыльләремдә ташламалар ясауларын теләмим"...