"Мин үземне авыру дип исәпләмим һәм кызгануларын, укуда, шөгыльләремдә ташламалар ясауларын теләмим", – ди егермедән артык операция кичергән Әдилә
Парапланда оча, гитара, фортепианода уйный, шигырьләр һәм көйләр яза, җырлый, табигый материаллардан кулы белән могҗизалар тудыра...
Болар барысы да ундүрт яшьлек Әдилә турында (рәсемдә). Гадәти генә кыз түгел ул. Туганнан бирле күп вакытын сырхауханәләрдә уздырырга туры килә аңа, егермедән артык операция генә кичерә.
Сигез-тугыз сәгать капельница астында ятканда укырга һәм...