Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк” – үзенең юбилеена әзерләнә

"Маяк" - районыбызның 85 еллык тарихын үзенә туплаган мәгълүмати легенда. Басмабызның олуг юбилеен быелның 24 апрелендә билгеләп үтәргә җыенабыз. Шул уңайдан газетаның үз музеен ачу буенча киңкырлы эш җәелдереп җибәрдек. Бу хакта "Маяк" битләрендә хәбәрне укыган элеккеге актив хәбәрчеләребез, газета укучылар да аңа бик теләп кушылды. Бик рәхәтләнеп истәлекләре белән...

"Маяк" - районыбызның 85 еллык тарихын үзенә туплаган мәгълүмати легенда. Басмабызның олуг юбилеен быелның 24 апрелендә билгеләп үтәргә җыенабыз. Шул уңайдан газетаның үз музеен ачу буенча киңкырлы эш җәелдереп җибәрдек. Бу хакта "Маяк" битләрендә хәбәрне укыган элеккеге актив хәбәрчеләребез, газета укучылар да аңа бик теләп кушылды. Бик рәхәтләнеп истәлекләре белән уртаклашалар, музей өчен бик кыйммәтле булган экспонатлар алып киләләр, моның өчен аларга чиксез рәхмәтлебез.
85 еллык юбилей - ул 90, 100 яшькә старт алу, аларга әзерлек барышы. Әйдәгез, кадерле райондашларыбыз, тарихны бергәләп туплыйк! Газетабызның әлегәчә ачылмый калган вакыйгалары, төрле елларда хезмәт куйган хезмәткәрләребез белән бәйле истәлекләр, хәбәрчеләребезнең уртаклашыр хатирәләре күптер әле. Алар белән редакциягә килеп тә, хат-хәбәрләр, тарихи кыйммәткә ия фотосурәтләр аша да уртаклашуыгызны көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Маяк” – үзенең юбилеена әзерләнә