Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Маяк» – ул безнең газета

Редакция хезмәткәрләре белән мин бигрәк тә 23 нче авыл һөнәр училищесында эшләгән елларымда тыгыз элемтәдә тордым. Укучылар белән төрле тәрбия чаралары, ата-аналар белән очрашулар, үзешчән сәнгать, спорт, хезмәт алдынгылары турында яза идем. Мөгамбәр Шәрифуллин, Әхәт Мөхәммәтшин, Әсгать Сәгытдинов, Нәфис Гәрәйшин, Гәүһәр Шәймәрданованың ярдәмен бүген дә рәхмәт хисләре белән искә алам....

Редакция хезмәткәрләре белән мин бигрәк тә 23 нче авыл һөнәр училищесында эшләгән елларымда тыгыз элемтәдә тордым. Укучылар белән төрле тәрбия чаралары, ата-аналар белән очрашулар, үзешчән сәнгать, спорт, хезмәт алдынгылары турында яза идем. Мөгамбәр Шәрифуллин, Әхәт Мөхәммәтшин, Әсгать Сәгытдинов, Нәфис Гәрәйшин, Гәүһәр Шәймәрданованың ярдәмен бүген дә рәхмәт хисләре белән искә алам.
«Маяк» газетасына без елның-елында язылып, килүен көтеп алабыз. Төп темалардан башка, кирәкле белдерүләр, атналык телевидение программасы да бар. Лиза Нурлыева, Нәсимә Фазлыева, Резеда Шәрипованың тормышчан, тирән эчтәлекле язмаларын аеруча яратып укыйбыз.
«Маяк» - ул безнең газета. Һәрчак район һәм шәһәр яңалыклары белән танышып барасың. 12 битлек «Атна вакыйгалары»нда республикадагы, ил һәм дөньядагы бөтен төр хәбәрләрне укырга була.
Быел газетага 85 яшь тулды. Шул уңайдан редакция хезмәткәрләрен, матбугат ветераннарын олуг бәйрәм белән тәбриклим, яңадан-яңа уңышлар телим. Бу бәйрәм Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган чорга туры килә, димәк икеләтә бәйрәм!
Васил Бикташев,
хезмәт ветераны, штаттан тыш хәбәрче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Маяк» – ул безнең газета