Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк” – тарихи легенда

Менә инде 85 ел "Маяк" газетасы Азнакайның йөзе, заманчага яраклашытырып әйтсәк, төп бренды булып тора. Шушы дәвер эчендә ул районыбыз, халкыбыз, төбәгебез елъязмасына әверелде. "Маяк"-ул районның йөрәк тибеше. Район халкы елаганда елады, шатланганда шатланды, аның акыллы киңәшчесе, шатлыкларын уртаклашучысы, сердәшчесе, юл күрсәтүчесе булды. Я әйтегез, шулай түгелмени?! Районыбыз хуҗалыклары ныклап...

Менә инде 85 ел "Маяк" газетасы Азнакайның йөзе, заманчага яраклашытырып әйтсәк, төп бренды булып тора. Шушы дәвер эчендә ул районыбыз, халкыбыз, төбәгебез елъязмасына әверелде. "Маяк"-ул районның йөрәк тибеше. Район халкы елаганда елады, шатланганда шатланды, аның акыллы киңәшчесе, шатлыкларын уртаклашучысы, сердәшчесе, юл күрсәтүчесе булды. Я әйтегез, шулай түгелмени?! Районыбыз хуҗалыклары ныклап торып аякка баскан авыр елларны аласыңмы, дәһшәтле сугыш чорын, аннан соңгы халык хуҗалыгын күтәргән төзелеш-яңарышлар заманын, тарихтагы яңа вакыйгалар, сәясәт-икътисадтагы үзгәрешләр... Кыскасы, "Маяк" та район белән бергә үсте, авыр, катлаулы юл узды, чын мәгънәсендә, халык мәхәббәтен яулады.

Чак кына тарихка күз салсак, 1930 елны районда "Коммуна" газетасы чыга башлый, аның беренче саны 15 мартта дөнья күрә. "Маягы"быз әнә шулай үзенең башлангычын шушы "Коммуна"дан ала. Башта ул латин графикасында басыла, 1940 елны кириллицага күчә.

Газетабызның 85 еллыгын билгеләп үткән бу елда без "Маяк"ның төрле еллар тарихы, аны җитәкләгән мөхәррирләр, редакция хезмәткәрләре, актив хәбәрчеләребез турында язмалар, истәлекләрне дәвам итәрбез әле.

Газета - ул коллектив хезмәт җимеше. Бүгенге буын хезмәткәрләр, элекке традицияләрне дәвам итеп, "Маяк"ның тоткан кыйбласын җуймыйча, аны тагын да кызыклы, эчтәлекле, заманча итү өчен бар тырышлыкны куябыз. Тормышыбыз киңкырлы, сүз дә юк, район матбугаты аны һәрьяклап колачларга омтыла. Газета укучыларыбыз сез дә хат-язмаларыгыз белән районыбызның төрле почмакларыннан аңа тормыш сулышы өрәсез.

12 битлек "Атна вакыйгалары" кушымтасы да өстәлеп, республикадагы, ил һәм дөньядагы бөтен төр яңалык - вакыйгалар белән танышып бару мөмкинлек тугач, "Маяк" районның гына түгел, Татарстан брендына әйләнде дисәк тә була, район газетасына язылып та, бөтен дөнья вакыйгаларыннан хәбәрдар булып яшәргә мөмкин.

"Маяк"ның тышкы йөзе дә үзгәрде. Редакция коллективы материаллар бирүдә яңа формалар, темалар эзли. Газета укучылар сорауларының, проблемаларының асылына барып җитәргә омтыла. Ул үсештә, даими эзләнүдә. Кыскасы, без шушы 85 ел дәверендә газета алдына куелган максатларга тугры калып, үзебезнең төп укучыбыз - Азнакай халкына армый-талмый хезмәт куябыз, районыбыз елъязмаларын киләчәк буыннарга туплап калдыруны дәвам итәбез. "Маяк"ның 85 еллык юбилее - районның һәр кешесе өчен дә олуг, истәлекле бәйрәм ул. Киләчәктә дә шулай бер-беребезгә юлдаш булыйк, бергә калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Маяк” – тарихи легенда